+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 сентябрь 2021, 18:00

“Балаңны спортка алып кил!”

Бүген Кырмыскалы районында шундый акция узды.

“Балаңны спортка алып кил!”
“Балаңны спортка алып кил!”
“Балаңны спортка алып кил!” акциясе, хәзер инде йолага әверелеп, ел саен сентябрьнең беренче көннәрендә уза. Бүген дә районның Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе барлык спорт сөючеләрне җыйды. Район үзәгеннән тыш, мондый чаралар Олыкүл, Кабак, Прибельский авылларында да узды.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә 2000гә якын укучы шөгыльләнә. Биредә спортның 20 төре буенча секцияләр эшли. Агымдагы елда да атлетик гимнастика, аэробика, шахмат, көрәш, гер спорты, футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы кебек секцияләргә балалар зур теләк белән язылды. Чараны оештыручылар билгеләвенчә, кырмыскалылылар арасында футбол бик популяр. Узган елда сигез төркем белән дүрт тренер шөгыльләнсә, агымдагы елда да бу түгәрәккә язылучылар чагыштырмача күп. Чара башланып, ярты сәгать тә узмады, футболчылар исемлеге берничә бит тәшкил итә иде инде. Тренерлар үзләренең тәрбияләнүчеләре турында зур горурлык хисе белән сөйли – Кырмыскалы спортчылары ел саен район, республика һәм бөтенрусия ярышларында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агымдагы елда спорт мәктәбендә бокс буенча да дәресләр үткәреләчәк. СССРның спорт мастеры, югары категорияле тренер Владимир Матвеев узган елда Константиновка авылы малайлары белән шөгыльләнсә, агымда уку елында район үзәгендә дә секция ачарга карар иткән. Бокс яшүсмерләр арасында популярлык яулый, ди Владимир Иванович, район үзәгендә дә спортның бу төрен үз итүчеләрнең күп булуына өметләнеп.
“Балаңны спортка алып кил!” акциясе ярдәмендә Кырмыскалының спортчылар исемлеге тагын да бихисап яңа исемнәр белән тулыланды. Киләчәктә алар районыбызның спорт данын тагын да күтәрер һәм аның тарихына үз исемнәрен кертер, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: