+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 сентябрь 2021, 12:45

"Чын егетләр көрәштә сынала..."

Башкортстан башкаласында яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья беренчелеге тантаналы рәвештә тәмамланды. Турнирның гомум зачетында Русия җыелма командасы җиңде: тугыз алтын, ике көмеш һәм сигез бронза медаль яуланды. Турнир нәтиҗәләре турында "Матч ТВ" телеканалына эксклюзив интервьюда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.

"Чын егетләр көрәштә сынала..."
"Чын егетләр көрәштә сынала..."
- Әлеге чараны күзәтүчеләр күзлегеннән караганда, иң беренче чиратта, безнең Русия Спорт көрәше федерациясеннән һәм "Роспотребнадзор"дан килгән хезмәттәшләребез күзлегеннән караганда, ярышларны оештыру бик югары дәрәҗәдә иде, - диде ул. - Көрәшчеләрнең чыгуына һәм ярышлар үткәрүгә бәйле барлык элементлар һәм процедуралар шактый югары бәя алды. Әлбәттә, мин бик канәгать.

Бу - Башкортстан гына түгел, Русия спорты тарихында да истәлекле вакыйга. Безнең илдә беренче тапкыр яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге уздырылды. Һәм без бөтен җаваплылыкны бик яхшы аңлап кабул иттек.

Шунысы мөһим: безнең көрәшчеләр, егетләр һәм кызлар, бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Команда зачетында Русия беренче урынны яулады. Грек-рим көрәше буенча Русия җыелма командасы составында Башкортстаннан ике егетнең катнашуы минем өчен икеләтә мөһим. Алар алтын медальләр яулады. Бу безнең өчен зур шатлык булды.

Мин еш кына үз гамәлләремне, карарларымны анализлыйм. Сүз дә юк, балачагымда спорт белән шактый җитди шөгыльләнүем билгеле бер эз калдыра. Бу - дисциплина, үзеңә, үз мөмкинлекләренә ышаныч. Бу - үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү, күпмедер дәрәҗәдә үҗәтлек. Мин барлык малайларга да спортның көрәш төре белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: