-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 сентябрь 2021, 16:54

Паралимпия уеннары тәмам

Башкортстан спортчылары анда 12 медаль яулады.

Паралимпия уеннары тәмам
Паралимпия уеннары тәмам

24 августтан 5 сентябрьгә кадәр Токиода XVI җәйге Паралимпия уеннары узды. Паралимпиячеләр делегациясенә Башкортстан Республикасының 14 вәкиле керде. Башкортстан спортчылары 12 медаль - 5 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза - яулады.

Һәр медаль өчен республика спортчыларны матди бүләкләячәк: алтын медаль - 2 миллион сум, көмеш медалө өчен - 1,5 миллион сум, бронза - 1 миллион сум. Аларның тренерлары әлеге сумманың яртысын алачак.

200 мең сумлык түләүләрне, шулай ук, 4-8нче урын алган спортчылар да алачак. Тренерларга сумманың 50 проценты бүленәчәк. Мондый казанышлар безнең спортчыларда - 7. Русия, Кытай, Бөекбритания һәм АКШтан соң, медаль зачетында - 4нче урында. Русия командасы 36 - алтын, 33 - көмеш һәм 49 бронза медале бар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: