+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 сентябрь 2021, 20:00

Башкортстанда спорт актив үсә

Башкортстан җитәкчелеге спортны үстерү җәһәтеннән актив. Мондый фикерне республика Башлыгы Радий Хәбировның "Матч-ТВ" телеканалына биргән әңгәмәсен шәрехләп "Синергия" корпорациясе вице-президенты Кристина Колесникова белдерде.

Башкортстанда спорт актив үсә
Башкортстанда спорт актив үсә

Ул шулай ук Уфада узган көрәш буенча дөнья чемпионатының бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

"Миңа һәм минем хезмәттәшләремә Башкортстанда булу бәхете тиде. Без ярышларны уздыруның сыйфатыннан һәм дәрәҗәсеннән бик канәгать калдык. Барысы да мондый дәрәҗәдәге чемпионатларның Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида узуына күнеккәннәр, анда ярышлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Башка төбәкләр "куып тотучы" форматта булган, чөнки халыкара бергәлектә күнеккәнчә, оешманың һәм әзерлекнең мондый дәрәҗәсенә һәрвакытта да ирешә алмаган. Менә шулай итеп, Уфа спорт шәһәре, республика спорт башкаласы күзлегеннән мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртте. Мин Уфада беренче тапкыр булдым, төгәл мәгълүмат алдым һәм зур канәгатьлек белән тагын бер кат әйләнеп кайтачакмын", - диде Кристина Колесникова.

Вице-президент билгеләп үткәнчә, Башкортстанның потенциалы югары, ә үткәрелгән ярышларның дәрәҗәсе - чик түгел.

"Башкортстанга тагын ике эре вакыйга уздырырга туры киләчәк, һәрхәлдә, бу сыйфатлы старт һәм яхшы эш. Башкортстанның Спорт министрлыгы җитәкчелеге белән без "Русия - спорт державасы" форумында очрашырбыз, анда якын арада гамәлгә ашырылачак проектлар турында фикер алышырбыз", - диде Кристина Колесникова.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: