+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 сентябрь 2021, 21:00

Башкортстанда спорт ярышлары балаларның киләчәге өчен уза

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада балаларның киләчәге өчен зур спорт чаралары уздырырга омтыла: аларны спорт белән кызыксындыру һәм яңа офыкларны күрсәтү, максатлар һәм перспективалар билгеләү өчен.

Башкортстанда спорт ярышлары балаларның киләчәге өчен уза
Башкортстанда спорт ярышлары балаларның киләчәге өчен уза

Мондый фикерне "Матч-ТВ" телеканалына республика җитәкчесенең интервьюсын шәрехләп, Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белдерде. Ул шулай ук республикада спорт белән шөгыльләнү өчен боз ареналары һәм башка комплекслар төзүне уңай мисал итеп билгеләп үтте.

"Әлбәттә, һәр спорт объектында бурычлар Олимпия чемпионын үстерерү түгел. Спорт балада иң яхшы кешелек сыйфатларын тәрбияли: җаваплылык, тәртип, өлкәннәр булдырган традицияләрне дәвам итү», - диде Михаил Мамиашвили.

Аның сүзләренчә, статистика бар, ул коллективка тренерлар килгәннән соң укучыларның үз-үзләрен тотышының уңай якка үзгәрүен күрсәтә.

"Балаларның өлгереше үзгәрә, омтылыш-максатлар барлыкка килә, йогынты ясау рычагы бар", - ди ул. Михаил Мамиашвили мәктәпләрдә "сыйныф", "мәктәп" ярышларын кертергә кирәк, дип өстәде.

"Бу коллективизм хисе балаларны берләштерә, команда формалаштыра, лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә. Бу мавыктыра. Ә бүген мондый инструментлар бик аз", - диде Михаил Мамиашвили.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: