+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 сентябрь 2021, 14:14

"Хоккейдан башка да спорт төрләре бар..."

Башкортстанда хоккей - беренче спорт төре. Әмма анда артык күп кеше - балалар йөрүе күзәтелә. «Башинформ» агентлыгына Уфаның «Салават Юлаев» хоккей клубы шәкерте, «Сочи» хоккей клубының элекке сакчысы Никита Щитов шундый фикер белдерде.

"Хоккейдан башка да спорт төрләре бар..."
"Хоккейдан башка да спорт төрләре бар..."

Эксперт билгеләп үткәнчә, кышкы спорт төре популяр булуга карамастан, балаларга, бигрәк тә малайларга, башка спорт төрләренең дә күп булуын аңлатырга кирәк.

- "Салават Юлаев " хоккей мәктәбендә бүген балалар бик күп. Әти-әниләр балаларын шунда алып бара. Тик шулай да аларның барысы да йолдызлар булып үсмәячәк — моны аңларга кирәк, - дип уртаклашты Никита Щитов.

- Башкортстанда бассейннар, башка спорт объектлары төзелүе яхшы. Үсеп килүче буынны йөзү, теннис, баскетболга бирергә кирәк. Ә социаль челтәрләрдә бер хоккей һәм футбол. Киңкүләм мәгълүмат чараларына альтернатива турында күбрәк сөйләргә кирәк һәм бу планда республика Башлыгы Радий Хәбировның "Матч ТВ" телеканалына биргән интервьюсы бик әйбәт.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: