+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 сентябрь 2021, 14:49

"Уфада фехтование үзәге төзеләчәгенә бик шатмын..."

Фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина «Башинформ» агентлыгына республикада фехтование спортын үстерү перспективалары турындагы фикерләре белән уртаклашкан, аны «Матч ТВ» телеканалына биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләде.

"Уфада фехтование үзәге төзеләчәгенә бик шатмын..."
"Уфада фехтование үзәге төзеләчәгенә бик шатмын..."
- Уфада фехтование үзәге төзеләчәге турында ишетүемә бик шатмын, - дип билгеләп үтте Аделина. - Башкортстан һәрвакыт ир-атлар рапирасы белән дан тоткан. Хәзер хатын-кызлар рапирасы да көчле, шулай үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә Полина Хәертдинованың җиңүеннән соң, бу спорт төре үсә. Фехтование дөньясында барысы да Башкортстанны белә. Бәлки кайчан да булса фехтование, башкорт балы, курай яки Салават Юлаевка һәйкәл кебек, безнең республиканың визит карточкасы булыр.

Шулай ук спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген дә билгеләп үтәсем килә. Ул югары дәрәҗәдә үтте. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү традициягә керер дип өметләнәм.

Җиңүләр, ярышлар уздыру, Сәламәтлек һәм актив озын гомер елында яңа спорт объектлары төзү символик мәгънәгә ия.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: