+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 сентябрь 2021, 10:52

Медальләрнең уннан бере – безнеке!

Җәйге Паралимпия уеннарында Башкортстан спортчылары пъедесталга унике тапкыр күтәрелде.

Медальләрнең уннан бере – безнеке!
Медальләрнең уннан бере – безнеке!
Япониянең Токио шәһәрендә 2020 елгы җәйге Паралимпия уеннары тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы медальләр саны буенча беренче өчлеккә керде. Спортчылар 118 медаль яулады, үз казанышларын яңартты — моңа кадәр Лондон уеннары иң уңышлы дип санала иде, анда 102 медаль яуланды.

Илебез спортчылары уңышына Башкортстан паралим­­пиячеләре дә лаеклы өлеш кертте. Республика вәкилләре 12 медаль яулады – 5 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза. Токиога Башкортстаннан барлыгы 14 паралимпияче барды, алар йөзү, фех­тование, җиңел атлетика һәм өстәл теннисында көч сынашты.
Шулай ук, ярышның соңгы көнендә Башкортстан спортчысы, җиңел атлетчы Елена Паутова 42 километрга марафонда көмеш медаль яулады.
Медальләр саны буенча гомум­команда исәбендә Кытай беренче урынны алды. Бу ил спортчылары 207 медаль яулады, шуларның 96сы – алтын, 60ы – көмеш һәм 51е – бронза медаль, Бөек­британия икенче булды (124: 41-38-45), өченче урында — Русия җыелма командасы. АКШ дүртенче урынга калды (104: 37-36-31), әмма алтын медальләр саны буенча топ-3кә керде.
Шуны да билгеләргә кирәк, республика җитәкчелеге Башкортстан спортчыларын һәрвакыт дәртләндереп торды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Матч ТВ” телеканалына биргән интервьюда Русия Паралимпия җыелма командасы составын формалаштырганда Башкорт­станның лидер төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
– Дистә еллар эчендә бездә тре­нерларның бик яхшы командасы һәм спортчыларны әзерләү системасы булдырылды. Танылган паралимпиячебез Рима Баталова, республикага Паралим­пия үзәге кирәк, дип, ил Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Президент тиешле йөкләмә бирде. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2019 елда без 38 мең квадрат метр мәйданлы зур спорт әзерлеге үзәген файдалануга тапшырдык, анда барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән паралимпиячеләр өчен дә, — диде республика җитәкчесе.
Бу ярышларга нәтиҗә ясаганда, барлык спортчыларның көчле рухлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар тормышларында кичергән авырлыкларга, сәламәт­леге буенча чикләүләр булуга карамастан, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Федераль һәм Башкортстан җитәкчелеге билгеләвенчә, аларның Паралимпиадада җиңүе – ил, республика өчен икеләтә кадерле.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: