+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 сентябрь 2021, 19:46

Башкортстан - туризм төбәге булачак

Әлегә сәгатьләр буена юлда барып та, кул юар урын табып булмый.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен үткрелә торган "туры линия"дә болай диде:

- Мин республика юллары буйлап еш йөрим, кайчакта сәгатьләр буена барып та, туктап кул юар, чәйләп алыр урын табып булмый. Бу мәсьәлә тиздән хәл ителергә тиеш. Әлеге юл буе сервисы объектларын проектлау, аларга җир бүлеп бирү, финанслау мәсьәләләрен хәл итү буенча эш бара. Соңгы ике елда бу уңайдан байтак эш башкарылды, билгеле, 1 меңнән артык туристик навигация билгеләре куелу да әһәмиятле. Туристлар саны да күбәйде. Әмма бу аларның чит илләргә чыгалмавына да бәйләнгән. Торатау, Янгантауга килүчеләрең ялын оешыруга иътибар бирелә. Әмма, шул ук Уфага килеп, кунакханәгә урнашучы кеше ресепшнга төшеп, башкалада кая барырга була дип сораса, аңа җавап бирүче табылмас. Елгаларда салда йөзүчеләр кайбер ярларның чүпкә батуын тәнкыйтьли. Әмма боларның барысы да яхшы якка үзгәрәчәк.
 
Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: