+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 сентябрь 2021, 20:05

Башкортстанда футбол да, хоккей да үсешергә тиеш

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфирда республикадагы спорт турында да сораулар яңгырады. “Уфа” футбол клубы һәм “Салават Юлаев” хоккей командасы спортчылары сорауларын бирде.

Башкортстанда футбол да, хоккей да үсешергә тиеш
Башкортстанда футбол да, хоккей да үсешергә тиеш

“Уфа” футбол клубы катлаулы хәлдә, авырлыклар кичерә, шуңа карамастан, спортчылар лаеклы уйнарга, уңышларга ирешергә тырыша. Ә бит тренерлык базасы, футболчылар әзерләү шартлары юк. Бу хактагы сорауга республика Башлыгы болай җаваплады:
— Бу уңайдан без бик зур предприятие белән сөйләшүләр алып бардык һәм килешүгә килдек. Финанслау булачак. Эре оешма футбол клубын финанслаячак. Бу мәсьәлә хәл ителгән. Сез уйнаячаксыз!
“Уфада хоккей өчен шугалаклар булачакмы!” — дигән сорауга да республика Башлыгы уңай җавап бирде. Ул республиканың күп районнарында бу юнәлештә эш баруын билгеләде, шулай ук Уфада да ике хоккей коробкасы төзеләчәген әйтте. Әле аларның урыннары уйланыла. 2024 елга алар булачак.

Фото: utv.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: