+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь 2021, 13:37

"Иң көчлеләр җиңсен!..."

Бүген республиканың "Росхимпрофсоюз" оешмасының Укыту-спорт мәдәни үзәге һәм "Нефтяник" стадионы базасында химия тармагы предприятиеләре хезмәт коллективларының спартакиадасы уза.

"Иң көчлеләр җиңсен!..."
"Иң көчлеләр җиңсен!..."

Оештыручылар белдерүенчә, мондый чара ел да үтә һәм анда коллективлар зур кызыксыну белән катнаша.

Биредә командалар аркан тарту, гер күтәрү, җиңел атлетика, армрестлинг һәм футбол буенча көч сынашачак.

Ярышларның баш судьясы Елена Капитонова барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

- Хөрмәтле катнашучылар! Мин сезне бу спартакиада ярышларында күрүемә бик шатмын. Ходайга шөкер, бүген һава торышы да безгә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрер өчен мөмкинлек бирә. Барыгызга да гадел көрәш һәм уңышлар телим. Иң көчлеләр җиңсен! - диде ул.

Фото: Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: