+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2021, 10:56

Уфа белән дөнья йөгерде!

Республика башкаласында үткән халыкара марафонда 4 мең кеше катнашты.

Уфа белән дөнья йөгерде!
Уфа белән дөнья йөгерде!
Башкортстан башкаласында җи­ден­че тапкыр Уфа халыкара марафоны узды. Биш төрле дистанциягә стартка (2, 5, 10, 21,1 һәм 42,2 кило­метр­га) дүрт меңнән артык кеше чыкты.

Чарада 18 илдән, Русиянең 34 төбә­геннән, 229 шәһәр­дән спортчылар катнашты. Алар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгерде. Ярышлар программасын спидскейтерлар ачты: тиз йөрешле роллерларда алар 10 километр ара узды.

Ир-егетләр арасында марафон дис­танциясендә – Пермь краеннан Алексей Патраков, хатын-кызлар арасында Златоусттан Антонина Юшина җиңүче булдылар. 21,1 километр дистан­циядә – ярыммарафонда Уфадан Вениамин Каныбәков һәм Ульяна Шарикова җитезлек күрсәттеләр.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен күңел ачу программасы оештырылды. “Голос” шоу-программасы йолдызлары Нодар Ревия һәм Элина Чага, шулай ук, Русиянең халык артисты Дмитрий Харатьян махсус кунаклар булдылар.

Зур спорт чарасында катнашу­чыларның берсе – җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров.

– Авыр булмады, дөресен генә әйт­кәндә, соңгы тапкыр мин Стәр­летамакта май азагында йөгердем. Шуннан соң шөгыльләнергә вакыт юк иде. Беләсезме, миңа нәрсә булышты? Хәлем беткәндә курай уйнавын ишетеп калдым. Якутов исемендәге паркта яшь егет башкорт халык көйләрен матур итеп уйный иде. Шул көч бирде һәм мине туктатырга мөмкин түгел иде инде. Барысы да яхшы! Спорт белән шөгыльләнегез. Алга, Башкортстан! – диде ул.
Әйткәндәй, әлеге марафонда элекке хезмәттәшебез, бүген Башкорт дәүләт медицина университетының физик культура кафедрасы укытучысы Айдар Зәкиев та катнашты һәм йөгерүдән зур канәгатьлек алуын белдерде.

– Марафонда йөгерү – сәламәтлек нигезе ул, – диде Айдар Мидхәт улы.

Чара Уфа шәһәре хакимияте һәм республиканың Спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: