+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2021, 11:17

Башкортстанда баскетбол үсеш ала

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Движение вверх» концепциясе астында яңа спорт сезоны ачылышында катнашты, шулай ук Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге базасында Башкортстанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатына старт бирде.

Башкортстанда баскетбол үсеш ала
Башкортстанда баскетбол үсеш ала
Ул Русиядә сентябрьдән апрельгә кадәр алты этапта уза: мәктәп эчендәге, муниципаль, дивизион, төбәк, конференцияләр финалы һәм суперфинал. Региональ финал җиңүчеләре Идел буе федераль округы финалына чыгачак.

- Хөрмәтле спортчылар һәм җанатарлар, сезне баскетбол сезоны башлану белән котлыйм! Баскетбол - спортның иң популяр төрләренең берсе, һәм бүген статистика раславынча, ул спортчыларны киңрәк колачлау һәм аларның саны буенча футбол һәм волейболдан соң өченче урында тора. Ә бу - бөтен Башкортстан Республикасы буенча 14 меңнән артык спортчы, дигән сүз, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика баскетболны үстерүдә ярдәм итә. Ул чара кысаларында Башкортстан мәктәпләре өчен спорт җиһазларына сертификатлар да тапшырды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: