+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2021, 21:10

"Безне яңа Паралимпия җиңүләре көтә"!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Токиода узган XVI Паралимпия җәйге уеннарында катнашучылар һәм аларның тренерлары белән очрашты.

"Безне яңа Паралимпия җиңүләре көтә"!
"Безне яңа Паралимпия җиңүләре көтә"!
Русия Паралимпия җыелма командасына республиканың 14 вәкиле керде. Ярышлар йомгаклары буенча Башкортстан спортчылары 12 медаль яулады - биш алтын, өч көмеш һәм дүрт бронза.

– Сезнең белән бик теләп очрашам. Русия Спорт министрлыгы җитәкчелеге рәсми булмаган җиңүчеләр рейтингында дүртенче булган безнең паралимпиячеләребезнең җиңүләренең гомум копилкасына Башкортстан спортчыларының саллы өлешен билгеләп үтте, - диде Радий Хәбиров. - Сез үз җиңүләрегез белән барыбызга да, беренче чиратта, балаларга һәм яшьләргә куелган максатларга үҗәтлек һәм кыюлык белән ирешергә, кыенлыкларны кыю рәвештә җиңәргә кирәклекне күрсәтәсез.

Сезнең күбегез тумышы белән республиканың зур булмаган шәһәрләреннән, анда спорт әзерлеге иң югары дәрәҗәдә оештырылмаган булырга мөмкин. Әмма үз холкыгыз һәм ихтыяр көчегез белән сез планетаның иң көчле атлетлары арасында булу хокукын расладыгыз. Сезнең бүләкләр - һәр спортчы өчен иң югары бәя! Сезгә, тренерларыгызга һәм остазларыгызга зур рәхмәт. Без бөтен республика белән сезнең өчен җан аттык.

Паралимпияче спортчылар Токиода узган ярышлардан һәм ил җыелма командасы составында Русия Президенты Владимир Путин белән очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

Русия һәм Башкортстан җыелма командаларының өлкән тренеры Игорь Тверяков билгеләп үткәнчә, спортчыларны Паралимпиадага әзерләү югары дәрәҗәдә оештырылган.

– Безнең күп кенә җиңүләребезнең нигезе – Рима Баталованың спорт әзерлеге үзәге, анда безнең спортчылар җиңел булмаган 2020 елда да шөгыльләнә алды, - дип билгеләп үтте Игорь Тверяков.

- Бу үзәктә иркен бассейн, безнең өчен кысан 25 метрлы су трассасыннан аермалы буларак, безнең потенциалны ачуда бик мөһим роль уйнады, бу безгә Токиога мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә мөмкинлек бирде, – дип өстәде Паралимпия чемпионы, йөзү буенча Русия халыкара класслы спорт мастеры Илнур Гарипов.

– Хәзер без 2024 елда Парижда узачак киләсе Паралимпиадага әзерлеккә старт алабыз, - диде Русия һәм Башкортстан җыелма командаларының өлкән тренеры Петр Буйлов.

Спортчылар һәм тренерлар Уфада Паралимпия резервы мәктәбе базасында спортның адаптив төрләрен үстерү буенча төбәк методик үзәге булдыру, шулай ук ябык җиңел атлетика манежы төзү мәсьәләсен күтәрделәр.

– Бу спортның адаптив төрләре буенча тренерларны югары дәрәҗәдә әзерләргә һәм булачак паралимпиячеләр белән шөгыльләнү өчен оптималь шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Игорь Тверяков.

– Бүгенге көндә республикада 22 Паралимпия дисциплинасының дүрт төре генә үстерелә. Шуңа күрә махсус әзерлек үзәге булачак чемпионнарны халыкара спорт аренасында катлаулы көндәшлекле көрәштә катнаша алсын өчен лаеклы рәвештә тренировкалар ясарга мөмкинлек бирәчәк, – дип өстәде Петр Буйлов.

Башкортстан Башлыгы республиканың Спорт министрлыгына Паралимпия резервын адаптив әзерләү үзәген булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм ябык җиңел атлетика манежын төзүне федераль бюджеттан финанслау мөмкинлеген карарга кушты.

– Республика физкультура укытучыларын спортның адаптив төрләрен исәпкә алып әзерләү белән актив шөгыльләнә, – диде Радий Хәбиров. – Шулай итеп, якындагы елларда без бу белгечләргә кытлыкны бетерәчәкбез. Моннан тыш, без актив рәвештә зур спорт объектларын проектлыйбыз һәм тергезәбез, муниципаль стадионнарны төзекләндерәбез, бассейннар, республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә боз мәйданчыклары төзибез.

Очрашу нәтиҗәләре буенча төбәк Башлыгы XVI Паралимпия уеннарында катнашучыларга һәм аларның тренерларына дәүләт бүләкләре һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Радий Хәбиров шулай ук республиканың Спорт министрлыгына Башкортстан җыелма командасын әзерләүдә актив катнашкан табибларны, массажчыларны һәм тәэмин итүче белгечләрне бүләкләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: