"Миңа калса, бу егетләр һәм кызлар үзләренең герой булуын ахыргача аңлап бетерми дә, - диде ул. - Артык игътибардан читләшеп, алар фотога төшү, интервью бирүгә дә ризалашып бармый.
Тик алар - чын геройлар! Токиода бу егетләр-кызлар һәм аларның тренерлары үзләренең җиңүләре белән безнең Паралимпия хәрәкәтен яңа биеклеккә күтәрде, көч һәм батырлыкны хөрмәт итәргә, алар белән исәпләшергә мәҗбүр иттеләр.
Башкортстаннан барган паралимпиячеләрнең 5 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза медале - Русия җыелма командасының лаеклы нәтиҗәсе.
Безнең бурыч - шартлар тудыру. Һәркем, кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә, спорт белән шөгыльләнә алырга тиеш.
Барыгызны да котлыйм, барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим!".
Фото: "ВКонтакте"