+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 сентябрь 2021, 21:55

Олысын да, кечесен дә спорт бәйрәме берләштерде

Соңгы елларда киңкүләм спорт чаралары тормышыбызның гадәти бер күренеше булып китте, а кайберләре күркәм йолага әверелә. Бөтен Русия күләмендә узган чараларга авыллар да зур теләк белән кушыла. Мәсәлән, бүген Кырмыскалы районының Сахай авылында “Милләтләр кроссы-2021” – бөтенрусия йөгерү көне һәм билгеле спорт ветераны – җиңел атлетика буенча СССР һәм Русия чемпионы Миңневасыйк Абдуллинның юбилеена багышланган спорт бәйрәме узды.

Олысын да, кечесен дә спорт бәйрәме берләштерде
Олысын да, кечесен дә спорт бәйрәме берләштерде

Әйткәндәй, авылдагы бу һәм башка бик күп спорт чараларын башлап йөрүче – юбиляр үзе, аның башлангычын урындагы авыл биләмәсе һәм мәктәп хакимиятләре дә хуплый, оештыруда зур ярдәм күрсәтә.
Гомумән, бу авылда спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга элек-электән зур игътибар бирелде. Ә узган елда зур һәм күркәм ял паркы да барлыкка килде. Хәзер барлык чаралар да, күнекмәләр дә шунда үткәрелә. Менә бүгенге бәйрәм дә авылның олысын-кечесен бер мәйданга җыйды.
Урындагы урта мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары төрле дистанцияләрдә йөгерү буенча көч сынашты. Һәрбер төркемдә җиңүчеләр ачыкланды.
Җилдәй җитез кызлар һәм малайларга Миңневасыйк Абдуллинның юбилей медальләре, дипломнар һәм иганәчеләр – район эшкуарлары ярдме белән алынган татлы бүләкләр тапшырылды. Ә өлкән яшьтәге апалар ял паркы тирәли скандинавия таяклары белән йөрү техникасын күрсәтте. Аның белән авылның актив һәм сәламәтлекләрен кайгыртучы апалары 2016 елдан шөгыльләнә. Әйткәндәй, алар Миңневасыйк Гатаулла улына юбилее уңаеннан изге теләкләрен юллады һәм мондый чараларда катнашу мөмкинлеге бүләк иткән өчен чиксез рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
10 ел элек Сахай авылын үз иткән СССР һәм Русия чемпионы балалар белән дә шөгыльләнә, яшьләр өчен дә ярышлар оештыра, өлкән буынны да онытмый, спорт һәм физик культураны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур өлеш кертә. Бу чара да моны тагын бер кат исбатлады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: