+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 сентябрь 2021, 16:20

Җанатарлар спорт чараларына йөри алачакмы?

Башкортстанның Спорт министрлыгы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында "Роспотребнадзор" идарәсе белән консультацияләр үткәрә.

Җанатарлар спорт чараларына йөри алачакмы?
Җанатарлар спорт чараларына йөри алачакмы?

Агымдагы елның 1 ноябренә кадәр ябык биналарда спорт һәм физкультура буенча киңкүләм чараларда тамашачылар катнашуына чикләүләр кертү турында карар кабул ителде.

Бүген шушы ведомствога караучы оешмаларга, спорт төрләре федерацияләренә, профессиональ спорт оешмаларына һәм Башкортстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләренә тиешле тәкъдимнәр җибәреләчәк.

Министрлык өстәмә рәвештә хәбәр итүенчә, тамашачылар тарафыннан футбол, хоккей һәм волейбол буенча рәсми профессиональ спорт матчларын максималь катгый санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып карау мәсьәләсе аерым каралачак.

Фото: Спорт министрлыгы сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: