-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 сентябрь 2021, 09:58

“Салават Юлаев”ка тиңнәр юк!

Хоккейчыларыбыз континенталь лиганың биш уенында рәттән җиңү яулады.

“Салават Юлаев”ка тиңнәр юк!
“Салават Юлаев”ка тиңнәр юк!
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Континенталь хоккей лигасы старт алды һәм Гагарин кубогы өчен көрәш башлады. Башкортстанның “Салават Юлаев” хоккей командасы беренче матчын кунакта Казахстанның “Барыс” командасына каршы үткәрде. Беренче минуттан ук безнекеләр күп һөҗүм итте һәм матчның 8нче минутында ук Николай Кулемин гол кертү бәхетенә иреште. Гомумән алганда, ул бу матчта өч гол кертте. Нәтиҗәдә, уен 5:1 исәбе белән безнең файдага тәмамланды.

Бу матчтан соң белгечләр “Салават Юлаев”ның сезонга югары әзерлеген билгеләде. Башка матч­лардагы нәтиҗәләр бу фикерне раслады гына. Командабыз рәттән 5 җиңү яулады. Безнекеләр “Автомобилист”, “Металлург”, “Спартак” һәм “Нефтехимик” командаларын отты һәм турнир исемлегендә беренче урынга чыкты.
Исегездә булса, Континенталь хоккей лигасы башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” командасы белән очрашкан иде. Ул команда алдында Гагарин кубогын яулау максатын куйды. Күрүебезчә, хоккейчыларыбыз сезонның беренче матчларыннан башлап бу максатка ирешергә омтыла.
Шулай ук, күптән түгел хоккей яратучылар өчен Уфада тагын бер бәйрәм булды. Башкортстан хоккей мәктәбе шәкерте, әлеге вакытта “НХЛ” лигасында уйнаучы Андрей Василевский Уфага Стэнли кубогын һәм “Конн Смайт Трофи” статуэткасын алып кайтты. Мәгълүм булуынча, узган елда аның “Тампа - Бэй” командасына тиңнәр булмады, ә бу статуэтка плей-офф этабының иң яхшы уенчысы Андрей Василевскийга бирелде.
Үзенең кумиры һәм кубок белән фотога төшәр өчен күп кеше җыелды. Андрей Василевский бу кадәр кеше җыелганга шаккатты һәм Уфа халкына аны шулай каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде.
– 27 яшемдә Стэнли кубогына ике тапкыр ия булу – зур горурлык. Әмма бер айдан соң яңа чемпионат старт ала һәм бу хакта онытырга кирәк, — дип билгеләп үтте капкачы. – Олимпиадада чыгыш ясарга мөмкин булачагын белгәч шатландым. Иң көчле уенчылар белән матчларда үземне сынап карыйсы килә. Илгә җиңү яулау өчен бөтен көчне бирәчәкмен.
“Салават Юлаев” хоккей клу­бының генеральный директоры Ринат Бәширов сүзләренә караганда, Уфа өчен бу – зур вакыйга.
– Шәһәрдә бер үк вакытта шундый ике трофей булу – зур бәйрәм. Башкортстан хоккей мәктәбе өчен бу – үрнәк. Яшь хоккейчыларыбыз аеруча шатланды, кайберләре әти-әниләренә: “Мин дә бу кубокны яулап, Уфага алып кайтачакмын”, – дип вәгъдә бирде.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: