+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2021, 11:21

“Кызыл таң” спорт бәйрәменә чакыра!

Дүртөйледә оештырылучы традицион ярыммарафон быел 25 сентябрьдә үтәчәк.25 сентябрьдә кунакчыл Дүртөйле җирендә “Кызыл таң” гәзите Дүртөйле районы хакимияте белән берлектә 31нче традицион ярыммарафон оештыра. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы һәркем әлеге чагу спорт бәйрәмендә катнаша ала: җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрне – стартка басарга, ә көярмәннәрне күркәм чараны тамаша кылырга чакырабыз!

“Кызыл таң” спорт бәйрәменә чакыра!
“Кызыл таң” спорт бәйрәменә чакыра!

Бәйгенең старты һәм финишы – Дүртөйле шәһәренең Ленин исемен йөртүче үзәк мәйданында. Ярыш 11 сәгатьтә башлана.
Ярыммарафонда командалар да, аерым йөгерешчеләр дә катнаша ала. Төп таләп – йөгерергә теләүче табиб күрсәтмәләренә таянырга тиеш.
Бәйгедә 13 яшькә кадәрге мәктәп укучылары да катнаша ала. Алар 300 метр арага ярышачак.
18 яшькә кадәрге кызлар өчен 5 километрлык дистанция каралган. 18 яшькә кадәрге егетләр 10 километрга узыша.
21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркем­нәр керә: 18-34, 35-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр; 18-34, 35-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар.
Маршрут Дүртөйле шәһәре урамнары буйлап салынган, 1 әйләнеш – 5 275 метр. Һәр 3 километр саен тамак ялгап китү нокталары булачак.
Бәйге җиңүчеләренә мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук “Иң яшь бәйгече”, “Иң өлкән йөгерешче”, “Җиңүгә бул­ган ихтыяр көче өчен” номина­ция­ләрендә бүләкләү карал­ган.
Белешмәләр өчен тел.: (834787) 2-19-79, E-mail: sport.050@yandex.ru
21,1 километрга старт взносы –250 сум.
Йөгерешчеләрне теркәү 25 сен­тябрьдә 9.00–10.30 сәгать­ләрдә Дүртөйле районы­ның мәгариф ида­рәсе бинасында (Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 47) оештырыла.
Спорт бәйрәме, һәр елдагыча, чагу һәм күңелле булмакчы! Рәхим итегез! Төрле борчуларны, бетмәс мәшәкать­ләрне онытып торып, күңелле һәм файдалы ял итик, дуслар!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: