+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2021, 11:25

Юрүзән буйлап сәяхәттә булдык!

Әлеге чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ел саен үткәрелә торган традицион республика туристик слеты гына түгел, ә Чиләбе, Свердловск һәм Ырынбур өлкәләреннән делегацияләр катнашкан зур фестиваль булды. Ә туган республикабыздан, гомумән алганда, 23 команда җыелды.

Юрүзән буйлап сәяхәттә булдык!
Юрүзән буйлап сәяхәттә булдык!
Инвалидларның актив туристик хәрәкәте бул­дырылуның 30 еллыгына багышланды ул. Салават районындагы Юрүзән елгасына Мәскәү шәһәреннән Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары, Русия инвалидлары спорт берләшмәсе президенты Флүр Нурлыгаянов, кинорежиссер Вячеслав Серкез һәм башка мәртәбәле кунаклар да килде.
Әлеге чара инвалидлыгы булган кешеләр арасында “Чикләүләрсез туризм” проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Турфестиваль 4-7 августта Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте Башкортстан оешмасының гомум җитәкчелегендә һәм Салават районы хакимияте ярдәмендә үткәрелде.
Чараны рәсми рәвештә ачкан вакытта анда җы­елучылар алдында сәламләү сүзләре белән Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, аның республика бүлекчәсеннән Олег Ротов һәм Салават районыннан рәсми кешеләр чыгыш ясады, алар ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Флүр Фәткылгаян улы сөйләвенчә, Русия инвалидлары спорт берләшмәсе вәкилләре Юрүзәнгә җилкәнле катамаран алып килгән, аңа утырып, Павловка сусаклагычында һәм Башкортстан елгаларында сәламәтлек мөм­кинлекләре чикле кешеләр өчен яңа маршрутны үтеп сынау башкарылачак, диделәр.
Фестивальдә катнашучыларга Русиянең спорт туризмы федерациясе президенты Сергей Мироновның сәламләү чыгышы төшерелгән видеоролик күрсәттеләр. Аннары чарага җыелучылар игътибарына урындагы талантлар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары тәкъдим ителде.
Фестивальнең ярышлар программасына су туризмы, коляскада велотуризм, җәяүле туризм техникасы һәм ориентирлашу буенча узышлар кергән иде. “Җәяүле туризм” дип аталганы тиешле экипировкада zipline-ны да үз эченә алды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, шул исәптән коляскадагы инвалидларның, зур тырышлык салып, максатка омтылучанлык күрсәтеп, җиңү өчен көрәшүе соклангыч булды! Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: я агымга уңай, я каршы алып барып, катамаранга идарә итү, яки сәламәтлек белән проблемаларың булган килеш, турист кирәк-яракларына чорналып, тирән чокырны аркан аша кичеп чыгу җиңелдән түгел. Боларның барысы да кайвакыт сау-сәламәт кеше­ләрнең дә кулыннан кил­мәслек.
Турслетның икенче көнендә дә ярышлар дәвам итте. Әлбәттә, аның программасында дискотека, учак янында җырлар башкару кебек һәм башка күңел ачу чаралары да бар иде. Шул рәвешле чарада катнашучыларга үзара чәмләнеп ярышу һәм Юрүзән елгасының искиткеч ямьле яры буенда туйганчы аралашу мөмкинлеге булды. Һава торышы да бик яхшы иде. Теләгән һәркем су коенырга һәм хәтта балык тотарга да өлгерде. Әлеге көннәр фес­тивальдә катнашучыларның барысына да бихисап уңай тәэс­соратлар, яхшы кәеф бүләк итте.

Резеда Әхмәтнурова.

Фото:Р.Әхмәтнурова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: