+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2021, 10:14

"Кызыл таң"ның спорт бәйрәме гөрләп узды

Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите призына марафон 31нче тапкыр гөрләп узды. Бөтен Русиядән һәм рспубликабызның төрле тарафларыннан килгән йөгерешчеләр 21,1 километр ярыммарафонда көч сынашты. Иң өлкән спортчыга 79 яшь иде!

"Кызыл таң"ның спорт бәйрәме гөрләп узды
"Кызыл таң"ның спорт бәйрәме гөрләп узды
Чарада катнашучыларны "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас тәбрикләделәр. Бу спорт бәйрәменең яшь буынны тәрбияләүдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда роле зур, дип бәяләде алар, йөгерешчеләргә уңышлы старт һәм финиш, яхшы кәеф теләде.

Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары 300 метрга йөгерде, 18 яшьтән узган спортчыларга 5 һәм 10 километр һәм 21,1 километр арада көч сынашырга мөмкинлек тудырылган иде.

- "Кызыл таң" гәзите призына үткәрелүче ярыммарафонда (башта ул 42 километр арага тугы марафон итеп оештырыла иде) күп еллар катнашып киләм, - диде тиздән 70 яшен билгеләячәк Равил Шәйхетдинов. - Быел да барлык гаиләм белән килдек. Мин һәм киявем йөгерәбез, ә якыннарыбыз - безнең көярмәннәр.

Ярыммарафонның иң өлкән йөгерешчесе 79 яшьлек Анатолий Карпенко да дистанцияне уңышлы үтте. "Киләсе елда да ярышны калдырмаячакмын", - дип ихлас елмаеп, планнары белән уртаклашты ул.

- Дүртөйледә ел саен бу зур спорт чарасын югары дәрәҗәдә оештыралар, трасса бик яхшы, өч урында җиңелчә тамак ялгап китү өчен пунктлар урнаштырылган. Ә иң мөһиме - юл буенда безне, спортчыларны, ачык йөзле көярмәннәр дәртләндереп тора! Ярыммарафоннан мин бик канәгать, - диде республикабыз башкаласыннан килгән Заһир Әминев.

Зур һәм күмәк спорт бәйрәменнән тулы репортаж һәм аның җиңүчеләре белән гәзитебезнең киләсе санында таныша алырсыз.

Фото: М. Латыйпова.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: