+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2021, 19:35

"Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"

Кичә «Арт-квадрат» шәһәр үзәгендә "Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!" төбәкара фестивале узды.

"Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"
"Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"

Ул Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Урыс география җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.

Геопарклар, музейлар, туристик фирмалар бәйрәм кунакларына үзләренең маршрутларын, Урыс географик җәмгыяте ярдәме белән оештырылган «Урал барсы», «Аскын боз мәгарәсе» проектларын тәкъдир итте, шулай ук фестиваль кысаларында танылган сәяхәтчеләр, язучылар һәм туристлар белән очрашулар, Урыс география җәмгыяте проектларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Фестивальдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова, шулай ук Башкарма директор урынбасары, Урыс география җәмгыятенең төбәкләр үсеше департаменты директоры Сергей Корлыханов катнаштылар.

– Бирегә җыелган кешеләрнең күбесе өчен туризм эш яки хобби гына түгел, ә яшәү рәвеше. Сезнең күбегез үзегез өчен Русияне ачты, туган як һәм таныш булмаган урыннар буйлап сәяхәт итеп, төбәкләрне һәм шәһәрләрне өйрәнде. Туризм көнен без бүген Урыс география җәмгыяте белән бергә бәйрәм итә башлыйбыз. Ул - Русиянең иң борынгы иҗтимагый оешмасы, көчле традицияләр һәм ил үсешенә зур өлеш кертүче.

Әйтергә кирәк, без барлык муниципалитетларда да диярлек җәмгыятьнең урындагы бүлекләре булган, һәм аларны чын фанатлар һәм үз эшенең профессионаллары җитәкли торган бердәнбер төбәк. Мин сезне чын күңелдән Бөтендөнья туризм көне белән тәбрик итәм, ә туристик тармак вәкилләренә Һөнәргә тугрылык һәм безнең җиргә мәхәббәт өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Ирек Сәгыйтов.

Шулай ук Ирек Сәгыйтов, Башкортстан җитәкчелеге туризмны үстерүгә аерым игътибар бирә, дип билгеләп үтте. Республика хөкүмәте эшкуарларга ярдұм күрсәтә, алар, бу айда дәүләт комитеты игълан иткән конкурсларда катнашып, 5 миллион сумга кадәр субсидия ала алалар. Төп бурыч - сыйфатлы туристик продуктлар булдыру һәм хезмәтләрне кунаклар һәм республика халкы өчен уңайлы итү.

Бөтендөнья туризм көне алдыннан тантаналы шартларда Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә зур өлеш керткән, шулай ук «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатында экскурсия программасын оештыруда һәм үткәрүдә актив булышкан өчен бу эштә катнашучыларга ведомство бүләкләрен тапшырды.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ринат Фаткуллин катнашучыларга төбәктә туризмны үстерергә теләүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

- Шушы тармакта, уртак эшебез хакына армый-талмый хезмәт итүчеләргә рәхмәт. Уртак көч белән без зур җиңүләргә ирешә алабыз. Туризм базары күптән бар, әмма соңгы вакытта аның активлыгы арта, малтабарларның кызыксынуы аеруча сизелә. Туроператорлар базарда формалашкан трендларга һәм программаларга актив кушыла.

Көзге сезон нәтиҗәләре буенча Башкортстан янә Русиянең туристлар иң күп йөри торган төбәкләре исемлегенә керде. Республика шифаханәләргә сатылган юлламалар саны буенча лидер булды, - дип шәрехләде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: