+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2021, 09:23

Спонсор булачак, нәтиҗә – сездән!

 “Уфа” футбол клубы яңа сезонда өметләрне аклармы?

Спонсор булачак, нәтиҗә – сездән!
Спонсор булачак, нәтиҗә – сездән!

Мәгълүм булуынча, әлеге вакытта “Уфа” футбол клубы Русия премьер-лигасында көч сынаша. Кызганычка каршы, соңгы нәтиҗәләр сөенерлек түгел. Агымдагы сезонның 7 матчында футболчыларыбыз бер генә җиңү яулады. Соңгы матчта кунакта “Сочи” командасыннан 3:1 исәбе белән җиңелдек. Бердәнбер голны һөҗүмче Гамид Агаларов кертте. Шуны да әйтергә кирәк, ул җиде матчта алты гол кертте һәм бу күрсәткеч буенча лигада беренче урында бара.

Шунысы сөенечле, командада Башкортстан футбол мәктәбенең спортчылары килеп чыга башлады. Мәсәлән, Нефтекама футбол мәктәбе тәрбияләнүчесе Даниил Әхәтов беренче матчына чыкты.
– Бу мизгелне сүзләр белән тасвирлау бик авыр. Минем профессиональ футболчы булу хыялым бар. Мин бу хыялга “Сочи”га каршы матчта якынаюыма шатмын, — дип шәрехләде үз дебютын Даниил. — Республиканың төп футбол командасында дебют – профессиональ футболчы буларак формалашуымда мөһим этап.
Алдагы матчларда ул командага яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дигән ышанычта калабыз.
Мәгълүм булуынча, соңгы вакытта “Уфа” клубының футболчыларга хезмәт хакы түләргә дә акчасы юк дигән имеш-мимешләр йөрде. Чыннан да, әлеге вакытта клубның төп спонсоры юк. Командабыз яшь уенчыларны елдан-ел югары дәрәҗәгә күтәреп, аларны лиганың көчле командаларына саткан һәм республика бюджетыннан килгән акчага яшәде. Агымдагы елда, пандемия аркасында, команданың бюджеты тагын да кыскарды. Ниһаять, күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “туры эфир” барышында бу имеш-мимешләргә ачыклык кертте.
–  Без бик зур предприятие белән сөйләшүләр алып бардык һәм килешүгә ирештек. Финанслау булачак. Эре оешма футбол клубын финанслаячак. Бу мәсьәлә хәл ителгән. Сез уйнаячаксыз! – диде Радий Хәбиров.
Димәк, команданың киләчәге бар дигән сүз. Хәзер футболчылардан яхшы нәтиҗәләр көтәбез.

Шул ук вакытта...

1-4 ноябрьдә Уфа билбау көрәше буенча Дөнья кубогы башкаласына әвереләчәк. Ярышлар Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге базасында узачак. Дөнья­ның 26 иленнән 250гә якын катнашучы килер дип көтелә. Русия җыелма командасы составында тугыз спортчы республика данын яклаячак: Алена Фатыйхова, Камилла Елисеева, Юлия Зиновьева. Ирекле стильдә Башкортстаннан Булат Мөхтәсимов, Виталий һәм Дмитрий Баляновлар, классик стильдә Илфак Ибәтуллин, Артур Зөлкарнаев һәм Наил Мөхәммәтҗанов чыгыш ясаячак.
Үзебездәге ярыш­ларга кадәр республика көрәш­челәре Казанга дөнья чемпионатына юл тотачак. Ярышлар 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: