-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 октябрь 2021, 19:03

"Бу чара спортчыларыбыз өчен үрнәк булачак!"

2022 елның августында Уфа волейбол буенча дөнья чемпионатының башкаласы булачак.

"Бу чара спортчыларыбыз өчен үрнәк булачак!"
"Бу чара спортчыларыбыз өчен үрнәк булачак!"

«Уфа-Арена» мәйданчыгында халыкара ярышларның икенче этабына чыгу өчен Франция, Словения, Германия һәм Камерун җыелма командалары көч сынашачак. Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, бу вакыйга Башкортстан спортчылары өчен үрнәк булачак.

- Бу - волейбол клубларына яңа егетләрне һәм кызларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк вакыйга, - дип билгеләп үтте министрлык башлыгы. - Биредә инфраструктура планлаштыру мәсьәләсе мөһим булып тора. Кызганычка каршы, Уфада волейбол үзәген төзү вакыты яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә күчерелде, әмма, һичшиксез, мондый зур ярышлар безгә яңа спорт объектларын төзү мәсьәләләрен алга җибәрү өчен кирәкле инструментлар бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы дөнья чемпионатында беренче матчын Русия җыелма командасы Санкт-Петербургта Тунис командасына каршы 26 августта үткәрәчәк.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: