– Без искиткеч бәйрәм - Бөтенрусия йөрү көненә старт мәйданчыгы булуыбызга бик шат. Бүген бездә Русия Олимпия комитеты президенты булу икеләтә шатлыклы, өстәвенә, бер үзе генә түгел, ә Русия спортының данлыклы кешеләре белән. Болар барысы да кешеләрнең спортка карата уңай мөнәсәбәтенә ярдәм итә, — диде Радий Хәбиров.
- Әлбәттә, коронавирус кайчан да булса китәчәк. Хәзер хәл катлаулы булса да, без санитар нормаларны һәм чикләүләрне бик җитди үтәргә тырышабыз. Әмма, һичшиксез, киләчәктә берничә зур ярышларны уздырырга планлаштырабыз. 2021 елның ноябрендә без дзюдо буенча Европа команда чемпионатын кабул итәбез, декабрь аенда Башкортстан Башлыгы призына грек-рим көрәше буенча Русия кубогын уздырачакбыз. 2022 елда Уфада волейбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак. Гомумән алганда, 2024 елга кадәр горизонтта безнең спорт чараларының көн тәртибе бик бай», - дип өстәде ул.
Фото: Башинформ