+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2021, 09:24

"Бу җиңеүмне әниемә багышлыйм..."

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев Катмандудан Башкортстан башкаласына кайтты.

"Бу җиңеүмне әниемә багышлыйм..."
"Бу җиңеүмне әниемә багышлыйм..."
 Манаслу тавын кулларда менеп яулаган бердәнбер кешене аэропортта герой буларак каршы алдылар.

Терминалда чәчәкләр белән гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, спорт министры урынбасары Павел Мөслимов, дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов һәм мөмкинлекләре чикле балалар торды. Аларның берсе — Илья, ул беренче эш итеп Рөстәм Набиевтан тауда кояш пешермиме, дип кызыксынды.

- Пешерә. Минем бөтен йөзем янып бетте, — диде Нәбиев.

Дөньяда иң куркыныч тауларның берсенә кулларда тәүге менүен Рөстәм үзенең әнисе истәлегенә багышлады. Блогер һәм спортчы сүзләренә караганда, аның өчен иң куркынычы — өйгә, гаиләгә кайтмау ихтималы булган.

- Бу тау - үлем зонасы һәм тирәндә күңелдә кире әйләнеп кайта алмау ихтималы турында уйлар бар иде. Әмма мин бу куркуны җиңеп, начар хәлләр турында уйламаска тырыштым. Мин эшләгән эшләремне әлегә кадәр аңлап бетә алмыйм. Тәҗрибәле альпинистлар бу вакыт узу белән киләчәк, диләр. Әлегә хатынымны һәм кызларымны кочакларга телим, - диде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: