+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2021, 14:11

Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз!

Кешегә гомерләр бирелә, Мең түгел, бары тик бер генә...

Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз!
Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз!

Әлеге жырның нәкъ шушы юллары hәрбер күңелгә үтеп керәдер, мөгаен. Никадәр мәгънә салынган бу юлларга…
Әйе, кеше җиргә бер генә тапкыр килә шул. “Үземнән соң нинди эз калдырам мин?” — дип барыбыз да уйланабыз микән? Бар! Бар, андый шәхесләр! Минем сүзем әнә шундый көчле рухлы кешеләрнең берсе хакында.
1998 елның ямьле, кояшлы бер көнендә Илеш районының Илеш авылында Айгөл hәм Филүс Минәҗевлар гаиләсендә көтелгән мәхәббәт җимеше аваз сала. Кызга Алсу дип исем куша бәхетле әти-әни. Бу чорда яшь әти Илеш авылында мәктәп директоры булып эшли, барына да өлгерә ул. Җор сүзле, тапкыр егет чын мәгънәсендә кулында ут уйната: гер күтәрә, җырлый, бии, хәтта өй җиhазлары ясарга да өлгерә. Ә инде аның Айгөле уңганлыгы, булганлыгы белән бер дә калышмый: искитмәле хуҗабикә, эшендә хөрмәттә, төпле акыллы, сабыр булуы белән дә аерылып тора.
Кеше үзенә-үзе юл яра, киләчәкне күзаллый hәм шуңа омтыла. Минәҗевләр дә әнә шундый максатчан. Бу матур гаилә тырыш, акыллы булулары, бер-берсен аңлап яшәүләре белән бик күпләрнең игътибарын җәлеп итәдер. Бүгенге көндә Филүс Хәмитҗан улы абруйлы җитәкче, зыялы, хөрмәтле кеше. Айгөл Илдус кызы тормыш иптәшенә, балаларына ныклы, ышанычлы терәк кенә түгел, һөнәре буенча эштә дә әйдәүче хезмәткәр. Кече кызлары Алия уку отличнигы, спорт белән шөгыльләнә. Менә шундый матур гаиләдә туган Илешнең данлыклы кызы Алсу Минәҗева. 23 ел элек бүгенге көнне, мөгаен, күз алдына да китерүче булмагандыр. Ә бүген без Олимпия уеннарында катнашкан Алсу Минәҗеваны беләбез!
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык. Гади авыл кызы үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән нинди югарылыкка үрләде! Бу казаныш спортчы кызның, hичшиксез, зур җиңүе. Әмма ул бу хакта сөйләгәндә: “Спорттагы уңышларым өчен әти-әниемә, тренерларыма бик рәхмәтлемен”, – ди.
Ә бит ул сайлаган спорт төре бик зур физик көч таләп итә, җитмәсә, секунд эчендә карар кабул итә белергә дә кирәк, шуңа күрә бер генә күнегүне дә калдырырга ярамый. Ихтыяр көчең булмаса, төшеп калу берни түгел. Бу асыл затка карагач, нәфис, ягымлы, мөлаем кызда шулкадәр көч, гайрәт булуына ышанып та бетмисең.
Бүгенге көндә Алсу бөтен дөньяга билгеле спортчы, аның иңнәрендә чиксез ярышлар hәм җиңүләр. Бүген ул Русиянең халыкара классы спорт мастеры, Башкортстанның мәртәбәле спортчысы, акыллы, тәрбияле гап-гади Илеш кызы.
Алсуның уңышлары hәркемдә соклану уята, яшь спортчы бер җирдә дә сынатмый. Дөньяда булган барлык ярышларда да аны пьедесталның иң биек баскычында күрү бәхетенә ирешүебезгә шикләнмибез!
Алсу! Без синең белән горурланабыз! Адәм затына бер генә бирелгән гомерне син якты йолдыз булып яшисең. Афәрин, Алсу!

Гөлназ Дәүлтгәрәева.
Илеш районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: