-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2021, 19:48

Уфада фехтование үзәге булачак

Уфада фехтование үзәге төзелешен 2024 елда тәмамларга планлаштырыла.

Уфада фехтование үзәге булачак
Уфада фехтование үзәге булачак

Аның концепциясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков республиканың Фехтование федерациясе вәкилләре белән тикшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, фехтование үзәген төзү турында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның августында Токиода узган XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашу нәтиҗәләре буенча карар кабул итте.

Яңа объекны Уфаның Ленин районында, Рима Баталованың республика спорт әзерлеге үзәге янында төзү планлаштырыла.

Фехтование үзәгендә, тренировкалардан тыш, республика, төбәкара һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар узачак. Аның бер тапкыр үткәрүчәнлеге 400-450 кеше тәшкил итәчәк, шул исәптән 350 тамашачы. Башлангыч проект нигезендә, ул ике - универсаль һәм ике махсуслаштырылган залны, киенү-чишенү бүлмәләрен, тернәкләндерү үзәген үз эченә алачак. Монда хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы нигезендәге заманча хәвефсезлек системалары каралган. Янәшәдәге территориядә күпфункцияле спорт тартмасы урнаштырылачак, йөгерү юллары да каралган. Моннан тыш, үзәктә Башкортстанда фехтование үсеше тарихына багышланган музей ачылачак.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, фехтование үзәге республика халкына һәм спортчыларга 2024 елда билгеләп үтеләчәк Уфаның 450 еллыгына менә дигән бүләк булачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: