Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин һәм Русия Шахмат федерациясе башкаручы директоры Марк Глуховский, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов катнаштылар.
- Шахматны бездә бик яраталар. Республикада алар белән 17 мең кеше шөгыльләнә. Без бу ярышларны зур горурлык белән кабул итәбез, чөнки Башкортстан башкаласында суперфиналлар уздыру республикада шахматны популярлаштыруга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Александр Сидякин.
Ярышлар 9-14 октябрьдә һәм 16-20 октябрьдә "Nesterov Plaza" отеле базасында узачак. 15 октябрь - ял көне. Партияләр 15.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Башинформ