+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2021, 19:10

"Уфада зур чаралар уздыру өчен барлык мөмкинлекләр бар..."

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Республика йортында төбәкнең спорт җәмәгатьчелеге белән очрашты.

"Уфада зур чаралар уздыру өчен барлык мөмкинлекләр бар..."
"Уфада зур чаралар уздыру өчен барлык мөмкинлекләр бар..."

– Республика спортчылары безнең балаларга һәм яшьләргә рух ныклыгы һәм ихтыяр көче үрнәге күрсәтә. Бу бик зур батыр кешеләр армиясе, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең Олимпиадада, халыкара һәм бөтенрусия чемпионатларында һәм турнирларда җиңүләрегездән соң меңләгән егет һәм кыз спорт залларына һәм стадионнарга бара.

Станислав Поздняков Башкортстан спортчыларын Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.

- Киңкүләм спорт һәм физкультурадан башка зур җиңүләр булмый, - дип өстәде Станислав Поздняков. – Токиода Башкортстан атлетларының, бигрәк тә фехтовальщик коллегаларымның чыгыш ясавыннан күренгәнчә, Башкортстанның югары казанышлар спортын үстерү һәм заманча спорт инфраструктурасы булдыру буенча Русиянең уңышлы төбәге булуын билгеләп үтү күңелле. Бүген Башкортстан Башлыгы белән очрашуда без киләчәк перспективалар турында фикер алыштык. Уфаның зур мультиспорт чаралары уздыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: