+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 октябрь 2021, 13:45

Уфада шахмат буенча Русия чемпионаты суперфиналы уза

Уфада суперфиналларның беренче партияләре уйналды.

Уфада шахмат буенча Русия чемпионаты суперфиналы уза
Уфада шахмат буенча Русия чемпионаты суперфиналы уза

9 октябрьдә Уфада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионатлары суперфиналларының беренче турлары узды. Ике турнирда да икешәр нәтиҗәле партия уйналды.
Ярышлар Русия Шахмат федерациясе һәм Елена һәм Геннадий Тимченколар хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Музейларда шахмат" программасы кысаларында үткәрелә.
Русия чемпионатларының суперфиналларын карарга теләгән шахмат сөючеләр гроссмейстер Сергей Шиповка "Nesterov Plaza" отелендә комментатор залына чакырыла. Тамашачылар 15:15 сәгатьтә башлана. Турнирда битлек режимы эшли һәм термометрия процедурасы башкарыла.
Кунакханә фойесында Русия Шахмат федерациясе шахмат музееннан күргәзмә урнаштырылган. Музей кураторы, тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Олейников барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр үткәрә.
Турнирны инглиз телендә гроссмейстерлар Евгений Мирошниченко һәм Александр Шиманов шәрехли.

Фото: Этери Кублашвили

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: