-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 октябрь 2021, 10:54

Русия чемпионаты суперфиналында кем җиңәр?

Уфада ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионатлары суперфиналының өченче туры төгәлләнде.

Русия чемпионаты суперфиналында кем җиңәр?
Русия чемпионаты суперфиналында кем җиңәр?
Аның нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында беренче урынга Кирилл Алексеев чыкты. Әлегә ул 2,5 очко җыйган. Дүртенче турда ул Дмитрий Андрейкин белән көч сынашачак.

Хатын-кызлар арасында өченче тур нәтиҗәләре буенча 2,5 очко белән беренче урынга Валентина Гунина чыкты. Чираттагы турда ул икенче урында баручы Лея Гарифуллина белән көрәшәчәк.

Өстәмә программа кысаларында Уфада Р.Х. Гомәров Мемориалы үтте. 10 октябрьдә 48 шахматчыны җыйган блиц-турнир узды. Ир-атлар арасында - Денис Хисмәтуллин, хатын-кызлар арасында - Камилла Байбурина, ветераннар арасында Аркадий Ратнер җиңүче булдылар.

11 октябрьдә команда турниры старт алды, анда Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 85 кеше катнаша. Команда составында дүрт бала һәм бер өлкән кеше (тренер яки ата-ана) уйный. Нәтиҗә 16 октябрьдә ясалачак. Беренче турның хөрмәтле кунагы шахмат музее кураторы, тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Олейников булды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: