-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 октябрь 2021, 09:29

“Салават Юлаев”, сынатма!

Әлегә яраткан хоккей командабыз күпчелек җиңүләре белән сөендерә.

“Салават Юлаев”, сынатма!
“Салават Юлаев”, сынатма!
3 октябрьдә континенталь хоккей лигасы кысаларында беренче “Яшел дерби” узды. Казанда “Ак барс” командасы белән “Салават Юлаев” командасы көч сынашты. Кызганычка каршы, “Салават Юлаев” 2:0 исәбе белән отылды.
Агымдагы сезонда хоккейчыларыбыз беренче тапкыр матчта гол кертә алмады.

–  Минемчә, без искиткеч уенны, чын “Яшел дерби”ны күрдек: күп эмоцияләр, көрәш булды. Без яхшы башладык, тизлекне сакладык, гол кертү өчен мөмкинлекләр булдырдык, көндәшебезне үз капкасы янында уйнарга мәҗбүр иттек. Көндәшебез беренче гол кертү белән матч барышы да үзгәрде, – диде “Салават Юлаев”ның баш тренеры Томи Ламса. – Минемчә, “Ак барс” үз капкасын бик яхшы саклады. Безгә гол кертү өчен мөмкинлекләр табу кыен булды. Яхшы матч үткәргән капкачы Игорь Бобковның уенын билгеләп үтәм. Без һәр матч саен гол кертү өчен күп мөмкинлекләр тудырабыз, әмма аннан файдалана алмыйбыз. Шул ук рухта эшләсәк, алдагы уеннарда, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез.
5 октябрьдә “Салават Юлаев” хоккей клубы континенталь хоккей лигасының аутсайдеры “Сочи” хоккей командасы белән очрашты. Беренче чорда командаларның берсе дә гол кертә алмады. Арытаба “Салават Юлаев” күп һөҗүм итте һәм 3 гол кертү бәхетенә иреште. Михаил Третьяков, Михаил Науменков һәм Тему Хартикайнен уңышка иреште. Капкачыбыз Юха Метсола яхшы уен күрсәтте. Көндәшебез аның капкасына бер гол да кертә алмады. Матч 3:0 исәбе белән безнең команда файдасына тәмамланды.
10 октябрьдә хоккейчыларыбыз Санкт-Петербургның “СКА” командасы белән көч сынашты. Шуны билгеләргә кирәк, агымдагы сезон башында командалар очрашкан иде инде. Ул уенда “Салават Юлаев” көндәшен 4:2 исәбе белән отты.
Экспертлар бу матчта да “Салават Юлаев”ның җиңәчәген юрады. Чөнки матч Уфада, “Уфа-Арена” боз сараенда, безнең команданың җанатарлары хуплавы астында узды. Әмма биредә безнекеләргә бәхет елмаймады. Хоккейчыларыбыз көндәше капкасына бер гол да кертә алмады, ә “СКА” уенчылары безнең капкада биш тапкыр кызыл ут кабызды. Шулай итеп, матч 5:0 исәбе белән көндәшебез файдасына тәмамланды.
Соңгы ике җиңелүгә карамастан, “Салават Юлаев” үз конференциясендә алдынгылар исәбендә. Команда “Металлург” командасыннан – 4, “Трактор”дан ике очкога гына калыша. Гомум статистикага килгәндә дә, күрсәткечләребез яхшы. Агымдагы сезонда “Салават Юлаев” 16 матч үткәрде, шуның 12сендә җиңде.
Агымдагы сезонда командабыз көчле уйный, бу хакта җанатарлар гына түгел, экспертлар да белдерә. Шуңа да бу сезон нәтиҗәләре буенча “Салават Юлаев” командасына Гагарин кубогын янә Уфага алып кайтырга язсын дигән теләктә калыйк!

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: