+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2021, 12:02

Гроссмейстер белән шахмат уйнарга кил!

Уфада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионаты суперфиналларының алтынчы турының партияләре уйналды.

Гроссмейстер белән шахмат уйнарга кил!
Гроссмейстер белән шахмат уйнарга кил!
Ир-атлар арасында беренче урында Никита Витюгов бара. Бу турда ул чираттагы җиңүен яулады. Хатын-кызларга арасында беренче урында өч кеше бара: Валентина Гунина, Евгения Овод һәм Полина Шувалова. Алар өчесе дә 4,5 очко җыйган. Хәлиткеч уеннар әле алда.

Гадәттәгечә, суперфиналларда социаль программа көне оештырыла: танылган гроссмейстерлар бер үк вакытта уйнау сеанслары, яшь шахматчылар һәм ветераннар өчен осталык дәресләре үткәрә. 15 октябрьдә Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда Сергей Шипов инвалид балалар белән сеанс үткәрәчәк.

Шул ук көнне Евгений Мирошниченко һәм Александр Шиманов белән сеанслар "Башкортостан" сәүдә үзәгендә "Лайфстайл"да узачак, ә «Русия – минем тарих» мультимедиа паркында команда турниры оештырылачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: