+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь 2021, 14:40

Балалар гроссмейстер белән көч сынашты

17 октябрьдә Уфада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионатлары суперфиналының сигезенче туры узды.

Балалар гроссмейстер белән көч сынашты
Балалар гроссмейстер белән көч сынашты

Ир-атлар арасында беренче урында Никита Витюгов бара. Хатын-кызлар арасында беренче урынга Влентина Гунина чыкты. Ул ике тур рәттән җиңү яулады.

Русия Шахмат федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Музейларда шахмат» программасы кысаларында үткәрелә торган Русия чемпионатларының суперфиналларында социаль программа көне оештырыла. Бу көннәрдә яшь шахматчылар һәм шахмат хәрәкәте ветераннары гроссмейстер белән бер үк вакытта сеансларда уйнарга, лекция тыңларга мөмкинлек алды.

15 октябрьдә Уфада берничә чара узды, анда 50гә якын кеше катнашты. Беренче булып М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музеенда бер үк вакытта уйнау сеансы булды: танылган гроссмейстер, тренер һәм комментатор Сергей Шипов белән инвалид балалар өчен республика дистанцион белем бирү үзәге Стәрлетамак бүлекчәсенең һәм чукрак балалар өчен Стәрлетамак коррекция интернат-мәктәбенең тугыз укучысы, шулай ук аларның педагоглары уйнады.

Сеанстан соң барлык катнашучылар оештыручылардан һәм партнерлардан бүләкләр алды. Музей директоры Айрат Терегулов Сергей Шиповка сәнгать альбомы тапшырды. Башкортстан Республикасы Шахмат федерациясе президенты Филүс Ишбулатов оештыручыларга бүләкләр тапшырды.

Шул ук көнне "Лайфстайл" үзәгендә 38 тактада бер үк вакытта уйнау сеанслары узды, анда балалар белән гроссмейстерлар һәм комментаторлар Евгений Мирошниченко һәм Александр Шиманов уйнадылар.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: