+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь 2021, 12:20

Уфада суперфинал уеннары дәвам иттә

18 октябрьдә Уфада ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионатлары суперфиналларының тугызынчы туры узды.

Уфада суперфинал уеннары дәвам иттә
Уфада суперфинал уеннары дәвам иттә
Суперфиналның бу турында беренче җиңүен Павел Понкратов яулады, ул Максим Чигаевны отты. Гомумән алганда, тугызынчы тур нәтиҗәләр буенча ир-егетләр арасында беренче урында Никита Витюгов бара. Хатын-кызларга килгәндә, узган турдагы кебек үк, беренче урында Валентина Гунина.

Турнир исемлегенә караганда, киеренке көрәш баруын билгеләргә була. Ир-егетләргә килгәндә, киләсе турда үзара лидерлар көч сынашачак: Витюгов өченче урында баручы Андрей Есипенко белән очрашачак.

Русия чемпионатларының суперфиналлары Русия Шахмат федерациясе һәм Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Музейларда шахмат" программасы кысаларында үткәрелә.

Русия чемпионатларының суперфиналларын карарга теләүче шахмат сөючеләр "Nesterov Plaza" отеленә, комментатор залына чакырыла. Тамашачыларны 15:15 сәгатьтә кертәчәкләр. Турнирда битлек режимы гамәлдә һәм термометрия процедурасы башкарыла.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: