-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 октябрь 2021, 12:57

Суперфиналда кем җиңде?

Кичә Уфада ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шахмат буенча Русия чемпионнары ачыкланды.

Суперфиналда кем җиңде?
Суперфиналда кем җиңде?
Ир-егетләр арасында гроссмейстер Никита Витюгов 11 очко җыйды һәм үз карьерасында беренче тапкыр Русия чемпионы булды. Көмеш медальне Максим Матлаков отты, ә Владимир Федосеев өченче урынга лаек булды.

Хатын-кызлар арсында алтын медаль Валентина Гунинада. Ул бу турнирда бер тапкыр да оттырмады. Евгения Овод икенче урынга чыкты, ә бронза медальне Полина Шувалова яулады.

Турнирны ябу тантанасында призерларны Башкортстан Республикасы спорт министры урынбасары Павел Мөслимов һәм Русия Шахмат федерациясенең башкарма директоры урынбасары Александр Ткачев котладылар һәм бүләкләделәр. Иҗади өлештә «Гүзәл Дэнс» бию студиясе спортчыларны үз чыгышлары белән сөендерде.

- Башкортстанда шахматка аерым хөрмәт белән карыйлар. Бу - шахмат спорты өчен мөһим вакыйга, һәм Башкортостан Республикасында мондый дәрәҗәдәге чемпионатны уздыру, һичшиксез, бу интеллектуаль уен белән кызыксынуны үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итәчәк – диде Павел Мөслимов.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: