-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2021, 18:27

Уфада волейбол буенча дөнья чемпионаты объектлары тикшерелде

2022 елда Волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең берсе Уфа булачак. Шушы уңайдан башкалада Халыкара волейбол федерациясенең һәм 2022 елгы дөнья чемпионатын оештыру комитетының сәфәре узды. Кичә делегация Екатеринбург объектлары инспекциясен уздырды.

Уфада волейбол буенча дөнья чемпионаты объектлары тикшерелде
Уфада волейбол буенча дөнья чемпионаты объектлары тикшерелде
"FIVB" оешмасы техник директоры Стивен Таттон, оештыру комитеты генеральный директоры Роман Станиславов, "FIVB", "Volleyball World" һәм оештыру комитеты вәкилләре кунакханә, спорт ареналары инфраструктурасының әзерлеген тикшерде. Инспекция гибрид форматында үткәрелә - махсус һәм онлайн.

Сәфәрнең икенче көнендә «Уфа-Арена» боз спорт сарае инспекциясе узды, ул 27 августтан 29 августка кадәр Франция, Словения, Германия һәм Камерун җыелма командаларын кабул итәчәк. Шулай ук Башкортстан Хөкүмәтендә дә очрашу үтте. Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендәге төбәк оештыру комитетының чемпионатка әзерлек барышы һәм спорт, туристлык һәм шәһәр инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында сөйләде.

- Башкортстанда волейбол спортның төп төре булып тора һәм республиканың барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында үсеш ала. Бездә волейбол беренчелекләрен уздыруда зур тәҗрибә тупланган. Бүгенге көндә республика чемпионатны әзерләү һәм уздыру буенча җитди эш башкарды инде. Спорт объектларын бу зур чарага әзерләү өчен барлык кирәкле чараларны кулланачакбыз. Ышанам, Уфада матчлар иң югары дәрәҗәдә узачак, диде Ирек Сәгыйтов.

- Башкортстанны көчле төркем белән котлыйм, монда Франция, Германия, Словения һәм Камерун командалары уйнаячак. Төбәктә волейболны яраталар, турнир белән кызыксыну зур, җанатарлар күп көтелә. Ышанам ки, аларны, безнең делегацияне каршылаган кебек, җылы һәм кунакчыл каршы алырлар.

Без "Уфа-Арена" боз спорт сараена тикшерү үткәрдек, объект турнирга әзер диярлек, бераз өстәмә җиһазландыру таләп ителә. Аренаның Милләтләр лигасы матчларын үткәрү тәҗрибәсе бар. Төбәк хакимиятләренең чараны оештыруга әзерлегенең югары дәрәҗәсен исәпкә алып, барысы да иң югары дәрәҗәдә узачак, диу уйлыйм, - диде Роман Станиславов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: