-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2021, 11:55

Яңа спорт залы яңа мөмкинлекләр ача

Уфаның Дим районында көрәш өчен спорт залы тантаналы рәвештә ачылды.

Яңа спорт залы яңа мөмкинлекләр ача
Яңа спорт залы яңа мөмкинлекләр ача

Анда, шулай ук, начар ишетүчеләр өчен бүлек эшләячәк. Бинада капиталь ремонт ясалган һәм яңа спорт җиһазлары кайтарылган, ул күп кенә балаларны һәм яшүсмерләрне спортка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Зал "Дим" көрәш үзәге башлангычы белән ачылган.

- Әлеге залның төп үзенчәлеге - начар ишетүче балалар өчен секцияләр булу. Эш шунда ки: безнең Дим районында начар ишетүче балалар өчен мәктәп-интернат урнашкан. Шуңа күрә дә махсус секцияләр эшен оештыру турында карар кабул иттек. Хәзерге вакытта без дзюдо секциясен эшләтеп җибәрдек, - дип сөйләде "Дим" көрәш үзәге җитәкчесе Наталья Яковлева.

- Без ике максатны күздә тотабыз. Беренчесе - спорт секцияләренә мөмкин кадәр күбрәк бала һәм яшүсмерләр җәлеп итү. Шулай итеп, без балаларның сәламәтлеген саклыйбыз, аларны үз максатларына ирешергә өйрәтәчәкбез, яшь буында кешелекнең иң яхшы сыйфатларын тәрбиялибез. Чөнки спорт - моны эшләү буенча иң яхшы ысулларның берсе.
Безнең икенче максат - югары спорт нәтиҗәсе, аннан башка спорт үсеш ала алмый. Хәзер без ике юнәлештә дә эшли алабыз. Бездә ике спорт залы бар, аларда күп санда балалар шөгыльләнә ала һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешү өчен барлык шартлар да бар, - диде дзюдо буенча тренер Виталий Михайлов.

Проект республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды канаты астында Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: