Барлык яңалыклар
Спорт
25 ноябрь , 20:49

Уфада дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак

27 ноябрьдә Уфада илебез тарихында икенче тапкыр катнаш дзюдо буенча җыелма командалар арасында Европа чемпионаты узачак.

Уфада дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак

Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Гомумән алганда, бу спорт төре буенча команда турниры Лозаннада 1973 елгы Европа чемпионаты кысаларында узган, анда бары тик ир-атлар гына катнашкан. Ул вакытта беренче урынны СССР җыелма командасы алган, аның составында Владимир Невзоров һәм Сергей Новиков кебек йолдызлар чыгыш ясаган.

Бу чемпионатка безгә, Уфага, Болгария, Греция, Сербия, Грузия, Франция, Австрия, Нидерланд, Беларусь, Чехия, Германия, Израиль, Румыния, Словения, Испания, Төркия һәм Русиядән иң көчле спортчылар киләчәк. Ярышлар иң заманча спорт комплексларының берсе - Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узачак.

Бу чара "Роспотребнадзор"ның барлык нормаларын үтәү шартларында оештырылган. Без бу юнәлештә Европа һәм федераль коллегалар белән югары таләпләр булдырдык. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар залга бары тик QR-кодлар белән генә керәчәк. Европа федерациясе өстәмә рәвештә ПЦР-тест булуын да күзәтә.

Мин Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчикка бу турнирның Башкортстанда үткәрелүе өчен рәхмәтле. Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга - үсмерләр спорт залларына барсын, аларның максаты булсын өчен төрле дәрәҗәдәге дөньякүләм ярышлар уздыру мөһим.

Интернетта турнирның барышын European Judo (https://www.youtube.com/channel/UCeh54d1UC56eS7R5iMN9.) YouTube-каналында күзәтергә мөмкин булачак.

Барлык катнашучыларга лаеклы җиңүләр, тамашачыларга якты тәэсирләр телим”, - дип язган республика җитәкчесе.

 

Фото: sport.bashkortostan.ru

Уфада дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак
Автор:Энҗе Садертдинова