+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2021, 21:32

"Башкортстан спорт үсеше буенча илдә икенче урында"

Беренче урында - Мәскәү.

"Башкортстан спорт үсеше буенча илдә икенче урында"
"Башкортстан спорт үсеше буенча илдә икенче урында"

"Бүген безгә Русиянең спорт министры Олег Матыцин, шулай ук Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзалары килде. Алар яңа чакырылышта беренче тапкыр күчмә утырыш уздырды. Аны Уфада оештыруга республика депутатлары ярдәме белән ирештек.

Спорт үсешенә без зур игътибар бирәбез. Спорт - тулы кыйммәтле уңайлы тормышның мөһим өлеше; ял итү генә түгел, халыкның сәламәтлеге дә. Бүгенге көндә Башкортстанда 12 меңнән артык спорт объекты эшли. Алар саны буенча без, Мәскәүдән соң, икенче урында торабыз. Шуңа да карамастан, бу гына җитми дип саныйбыз. Бүген Уфада Гимнастика үзәге, ябык футбол манежы, ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы һәм Көрәш үзәге төзелеше турында фикер алыштылар. Бу объектлар буенча безгә федераль финанслауны хупладылар. Бүген шулай ук Боз сараен төзүдә дә ярдәм сорадылар. Проект масштаблы, ул 2,5 миллиард сумга якын акча таләп итә.

Олег Васильевич безнең тәкъдимне карарга вәгъдә итте. Уңай җавапка исәп тотабыз.

Моннан тыш, безнең муниципалитетларда 250дән артык спорт объекты реновация һәм капиталь ремонт таләп итә. Аларның күбесе ярты гасырдан артык элек төзелгән. Мондый күләмдәге эшләрне без үз көчебез белән тарта алмаячакбыз. Килештек: "Физик культура һәм спортны үстерү" федераль программасына корылмаларны кертү өчен Русия Спорт министрлыгына исемлек җибәрәбез.

Без бүген Русия Кёрлинг федерациясе белән әлеге спорт төрен үстерү турында килешү имзаладык. Республикада әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкин булган бер генә шорт-трек үзәге бар. Бу гына җитми. Шуңа күрә яңа юллар ачачакбыз, тренерлар, балалар җыячакбыз һәм боз буенча белгечләр укытачакбыз", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: