+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2021, 20:27

Башкортстан - спорт үсеше төбәге

Киләсе елларда республикада мөһим чаралар оештырылачак.

Башкортстан - спорт үсеше төбәге
Башкортстан - спорт үсеше төбәге

Башкортстан ЦУРы республиканың спорт тарихының бер өлешенә әверелде - Уфада бүген Русия Дәүләт думасы Физкультура һәм спорт комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Тулы составта (2 елга беренче тапкыр!) Дәүләт думасының бу комитеты төбәккә килде.

Шулай килеп чыкты, күп кенә мөһим һәм җитди чаралар бездә Башкортстан Республикасына Идарә итү үзәгендә уза. Ә киңәшмәләр алдыннан без ЦУРда кунакларны хөрмәт белән каршы алабыз. Практика күрсәткәнчә, халыкны борчыган нәрсәләргә кунакларның кире элемтәгә ихтыяҗы зур. Әлбәттә аңлашыла, депутатлар - халык сайлаган кешеләр.

Бүген тулысынча булмаса да, ЦУРның өч блогын тәкъдим итәргә өлгерделәр. Икътисади аналитика блогында кунакларны Икътисади үсеш министрлыгы, Үсеш корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәгеннән коллегалар каршы алды. Шунда ук Ситуацион антиковид үзәге дә эшли.

Игътибар үзәгендә - халыкны борчыган нәрсәләр. Шикаятьләрне карыйбыз, анализлыйбыз, фокус-төркемнәр уздырабыз, киңәшмәдә хәбәр итәбез. Аңлашыла, бу - без эшләгәннәрнең кечкенә бер өлеше. Югары кунакларга безнең мәгълүмат системасы турында сөйләдек һәм республика Спорт министрлыгы линиясе буенча мөрәҗәгатьләр аналитикасын күрсәттек. Бер ел эчендә белгечләребез халыкның 1062 мөрәҗәгатен эшләде. Спорт объектларын төзү һәм ремонтлау, физкультура мәсьәләләре, спорт чаралары һәм тренерларга ярдәм итүгә кагылышлы сораулар аеруча күп.

Бу һәм башка мөһим һәм актуаль темалар турында кунаклар эшлекле киңәшмәдә сөйләште. Башкортстанда спорт тормышы кайный. 2022 елда Уфада спорт гимнастикасы үзәге барлыкка киләчәк, футбол манежы төзелә, Спорт көрәше үзәген көтәбез, диелгән бүген социаль челтәрләрдә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: