+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
28 ноябрь 2021, 07:40

Уфада дзюдо буенча Европа команда чемпионаты узды

Турнирда 16 илдән җыелма командалар катнашты.

Уфада дзюдо буенча Европа команда чемпионаты уздыУфада дзюдо буенча Европа команда чемпионаты узды
Уфада дзюдо буенча Европа команда чемпионаты узды
27 ноябрьдә Уфада илебез тарихында икенче тапкыр дзюдо буенча Европа команда чемпионаты үтте. Турнирга 16 илдән җыелма командалар килгән иде.

Ачылу тантанасында Русия спорт министры Олег Матыцин, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Европа Дзюдо берлеге башлыгы Сергей Соловейчик катнаштылар. Президент Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзен спорт министры Олег Матыцин җиткерде.
Сәламләү сүзе белән, шулай ук, Премьер-министр Андрей Назаров чыгыш ясады.

— Безнең республика күпьеллык спорт традицияләре белән дан тота. Дзюдо — көрәш сәнгатен һәм камилләшү фәлсәфәсен гармонияле берләштерә торган спорт төре. Ул физик көчне, реакциянең тизлеген, чыдамлыкны үстерә. Бүген биредә иң дәрәҗәле дөнья турнирларында чыгыш ясаучы җыелма командаларның иң яхшы вәкилләре җыелды. Без гадел көндәшлек рухын, кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларны күрү мөмкинлегенә бик шат. Ярышлар һәр спортчыга осталыгын күрсәтергә мөмкинлек бирер дип ышанам, — диде Андрей Назаров.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча финалда, Голландия спортчыларын җиңеп, Грузия дзюдочылары иң яхшылар дип танылды. Русия җыелма командасы, Белоруссия командасын 4:0 исәбе белән җиңеп, бронза медаль яулады. Шәхси беренчелектә үз авырлык категорияләрендә Алена Прокопенко, Дарья Владимирова, Мәхмәдбәк Мәхмәдбәков һәм Хөсәен Халмурзаев җиңүчеләр булып танылды.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас