+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 ноябрь 2021, 06:06

Башкортстан – чемпионнар һәм чемпионатлар төбәге!

2024 елда “Русия – спорт державасы” халыкара форумы да бездә үтәрме?Башкортстанга эш сәфәре белән Русиянең спорт министры Олег Матыцин килде. Хөкүмәт йортында ул Премьер-министр Андрей Назаров белән очрашты.

Башкортстан – чемпионнар һәм чемпионатлар төбәге!Башкортстан – чемпионнар һәм чемпионатлар төбәге!
Башкортстан – чемпионнар һәм чемпионатлар төбәге!

– Безгә күрсәтелгән игътибар һәм республикага килгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, Башкортстанга эре спорт комплекслары төзелеше проектларын финанслауда ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. 2019 елда без Рима Баталова үзәген ачтык, үткән елда Семен Елистратов исемендәге шорт-трек үзәген эшләтеп җибәрдек, Уфада ябык футбол манежын төзүне дәвам итәбез, Көрәш үзәген төзү планлаштырылды. Киләсе елда Гимнастика үзәге ачылачак. Сезне дә аны ачу тантанасында катнашырга чакырабыз, – диде Андрей Назаров.

Премьер-министр Башкортстанның “Русия – спорт державасы” Халыкара спорт форумында даими катнашуын билгеләп үтте. 2019 елда республика спортны үстерүгә керткән өлеше өчен “Русия төбәге” номинациясендә җиңүче булды.
– 2024 елда Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында әлеге спорт форумын без үзебездә үткәрергә теләр идек. Моның өчен бездә компетенцияләр һәм тәҗрибә бар, – диде Андрей Назаров.

Олег Матыцин Русия Спорт министрлыгының бу мәсьәләдә Башкортстанга ярдәм итәчәген белдерде.
Арытаба Башкортстанга идарә итү үзәгендә Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитетының күчмә утырышы үтте. Анда комитет әгъзалары, шулай ук спорт министры Олег Матыцин, Премьер-министр Андрей Назаров катнаштылар.

Утырыш барышында Башкортстан терри­ториясендә физик культура һәм спортны үстерү буенча мөһим мәсьәләләр күтәрелде: зур спорт ярышлары үткәрү, төбәк программаларын, шул исәптән авыл территорияләрендә спортны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кертү һәм башкалар.
Думаның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев үзенең чыгышын Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады:
– Бүген безнең очрашу уникаль, күпмилләтле һәм чыннан да спортны яратучы төбәктә уза. Кичә спорт объектларына, мәктәпләренә һәм клубларына бардык, спорт җәмәгатьчелеге белән очрашулар узды. Комитет әгъзаларының һәркайсы кызыклы төбәк практикалары белән танышу гына түгел, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша алды. Минемчә, бу – төбәкләр белән комитетның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен бик яхшы үрнәк.

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның илдә алдынгы спорт төбәкләренең берсе булуын билгеләде:
– Бездә 120 спорт төре үсеш ала, шул исәптән 31 база спорты, аккредитацияләнгән 94 төбәк федерациясе бар. Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли, аларның саны буенча Башкортстан, Мәскәүдән кала, икенче урынны били. Без спорт инфраструктурасы төзелешен актив хуплыйбыз. 2022 ел башында эре объектлар төзи башлыйбыз. Алар – Ишү слаломы һәм Көрәш үзәге комплексы, фехтование үзәген проектлауга керешәбез. Агымдагы елның 10 аенда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча план күрсәткече 51,1 процент тәшкил итте, ел планын арттырып үтәүгә өметләнәбез. Заманча инфраструктурага һәм чараларны оештыруда бай тәҗрибәгә ия булган Башкортстан ел саен Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар уздыру үзәгенә әверелә.
– Без Башкортстанда күптән түгел генә, әмма спортка салынган инвестицияләрнең бөтен колачы, республика Хөкүмәте һәм Башлыгының, шулай ук бөтен спорт җәмәгатьчелегенең игътибары һәм ярдәме күренә.

Бу уңай һәм конструктив тәҗрибә булуын күрсәтә – нәтиҗәләр Бөтенрусия ярышлары, эре Халыкара турнирлар үткәрү, инфраструктура булдыру күзлегеннән бик тоемлы. Тыгыз хезмәттәшлек һәм алынган темп безгә билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр, дип ышанам. Монда комплекслы хезмәттәшлек турында сүз бара – уңайлы законнар платформасын, норматив-хокукый базаны, башкарма властьның федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә кыю гамәлләрен булдыру, – дип билгеләде Русиянең спорт министры Олег Матыцын.

Күчмә киңәшмә барышында 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләсе дә каралды. Әлеге ярышлар Русиядә 70 елдан соң беренче тапкыр узачак. Бу хакта киңәшмә барышында 2022 елда волейбол ярышлары оештыру комитеты генеральный директоры Роман Станиславов хәбәр итте. Уфа шушы зур спорт вакыйгасының бер өлеше булачак һәм дөнья чемпионатының берничә уенын кабул итәчәк.
Соңыннан комитетның күчмә утырышында катнашучылар матбугат вәкилләре белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
– Олег Васильевич, Сез Башкортстанда киңкүләм спортны һәм спорт инфраструктурасы үсешен ничек бәялисез? Шулай ук Уфада дзюдо буенча Европа чемпионаты финалы уза. Ни өчен аны үткәрү мәйданчыгы итеп нәкъ Уфа сайланган?

– Мин бүген Дәүләт думасы комитетының күчмә утырышында катнашуыма бик шат. Шулай ук Башкортстанда, Уфада төзелүче объектлар, республиканың Бөтенрусия, Халыкара ярышлар уздыру тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бар. Һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның, Хөкүмәт Премьер-министрының, Спорт министрлыгының тотрыклы социаль-икътисади үсеш шартларында, республика үсеше өстенлекләренең берсе буларак, физик культура һәм спортны кайгыртуын, физик культура, һөнәри һәм киңкүләм спорт белән шөгыльләнү өчен максималь уңайлы шартлар тудырылуын күрәм. Киләчәктә дә шулай дәвам итәчәгенә тулысынча ышанабыз. Өстәвенә, республиканың Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар үткәрү буенча амбициоз планнары бар.

Моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Шуңа күрә монда эш минем бәяләүдә түгел, ә безнең хезмәттәшлектә, команда эшендә. Һәм без, Русия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү буенча кабул ителгән стратегиягә ярашлы, биредә төбәкнең шундый ук стратегиясе булуын күрәбез. Нәкъ менә стратегия буларак. Һәм без аны гамәлгә ашыру буенча бик көчле ресурс күрәбез.
Шуңа күрә бөтен командага – республиканың спорт-сәяси командасына рәхмәт әйтәсем килә.
Дзюдо буенча Европа чемпионаты бүген ни өчен Уфада уза? Асылда, шул ук сәбәпләр буенча – бай тәҗрибә, кунакчыллык, мәдәни традицияләр. Өч ай элек кенә Уфада үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Без монда барысы да яхшы оештырылган булуын, кешеләргә ни дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудырыл­ганын күрдек. Башкортстанның бай тәҗрибәсе белән танышып, Русиянең дөнья спортының көчле һәм ышанычлы партнеры булуына тагын бер кат инандык.
– Уфа киләсе елда волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрләрнең берсе булачак. Биредә нинди матчлар узачак, һәм алар үтәчәк спорт объектларын ничек бәялисез?
– Уфа бу чараны үткәрү хокукын яулады. Спорт биредә республика үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, бик профессиональ команда эшли. Шуңа күрә бу – Бөтенрусия волейбол федерациясенең һәм Халыкара волейбол федерациясенең ышаныч күрсәтүе, чөнки нәкъ менә Халыкара волейбол федерациясе шәһәрләр исемлеген раслый. Һәм монда узачак матчлар тамашачыларга – русиялеләргә дә, кунакларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк, – диде Олег Матыцин.
Әйткәндәй, бер көн алдан Андрей Назаров Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзалары белән очрашкан иде. Анда Премьер-министр комитет әгъзаларына Башкортстанга күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде.
– Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт буенча комитетының күчмә утырышын уздыру буенча безнең төбәккә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерәбез. Без яңа спорт объектлары төзү буенча булган башлангычлар, шулай ук, башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышырга ниятлибез, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр, шулай ук, Башкортстанның зур чаралар үткәрүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Республикада ел саен 25 тирәсе Бөтенрусия ярышы һәм 2-3 Халыкара ярыш уза: волейбол буенча “Милләтләр Лигасы” халыкара ярышлары, җәйге Халыкара балалар уеннары, хоккей буенча “5 милләт турниры”, “Регби-7 буенча Европа чемпионнары кубогы” халыкара турниры, спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас