

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә сөенечле пост урнаштырган.
“Безнең биатлончыларыбызны чын күңелдән тәбриклим! Антон Бабиковны котлыйм, ул ике ярышта рәттән Шушен шәһәрендә (Норвегия) IBU Кубогында алтын медаль алды. Ике узышта да ул Норвегия спортчыларын узды. Алар, мөгаен, биатлон дөньясында иң көчлеләредер. Һәм Эдуард Латыйповны котлыйм. Русия җыелма командасы составында Сәид Хәлили, Даниил Серохвостов һәм Александр Логинов белән бергә 4-75 километр эстафетада бронза медальләр яуладылар. Искиткеч эстафета, һәм, өстәмә юлга карамастан, Русия биатлончылары өчен Дөнья кубогының беренче медале! Безнең спортчыларга һәм аларның тренерларына зур афәрин! Уңышлар һәм җиңүләр!”