

Мин аны балачактан ук беләм. Без аның белән икетуган. Әнием Мөнәвәрә Гыймазетдин кызы да тумышы белән челтерәп аккан чишмәләр, биек таулар, иркен болыннар белән уратып алынган шушы ямьле авылдан. Каникуллар вакытында мин биредә картәти-картәни янында ял итә идем. Табигатьнең язгы, җәйге матурлыгы, кошларның җырлавы күңелне биләп ала. Печән эшләгәннән соң, Мәнәвез елгасында су коену үзе бер рәхәт иде. Зәлия дә бу балачак хатирәләрен еш искә ала... Зур спорт юлына чыкканчы, Зәлиягә көн саен Разия — Кунаккол мәктәбе арасын үтәргә туры килә. Бу араны ул кайчакта велосипедта яки чаңгыда уза. Барысы да ГТО нормаларын үтәүдән башлана. Ул үз көчен район ярышларында сынап карый. Гел призлы урыннар яулый. Ниһаять, район чемпионы була. Алай гына да түгел, вакыт узу белән, төрле чемпионатларда дистәләгән алтын медаль яулап, аның исеме бөтен дөньяга яңгырый.
1978 елда Чехословакиядә узган Бөтендөнья кышкы универсиадасы Зәлиягә зур шатлык алып килә. Бу хакта “Комсомольская правда” гәзите болай дип яза: “Тәбәнәк буйлы, хәрәкәтчән, шат күңелле Зәлия Насрыева алтын медальгә озак юл үтә. 5нче курс студенты ярышны “бронза”дан башлый. Соңрак эстафетада икенче урын өчен көмеш медаль яулый. Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән “алтын”! 2000 метр узгач, аның чаңгы трассасының хуҗабикәсе булачагы ачыклана. Ул беренче тапкыр Уралда чаңгычылар арасында халыкара класслы мастер була! Бу минутларда аңардан бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Аны кем генә котламады?! Кайсы гына төбәкләрдән телеграммалар килмәде?! Әлбәттә, туган Башкортстаныннан...”
Зәлия Прагадан төнлә кайтып төшә. Чиләбе аэропортында аны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре каршы ала, чәчәкләргә күмә. Шул ук көнне физкультура институтында очрашу да оештырыла. Бирегә шәһәр җитәкчеләре, укытучылар, студентлар килә. Чиләбенең беренче дөнья чемпионы, һәрвакыт йөзендә елмаю балкыган, шат күңелле кыз Зәлия Насрыева үзенең уңышлары белән уртаклаша. Бу — гаҗәеп батырлык, миллионлы шәһәр, әлбәттә инде, туган институт өчен дә зур горурлык.
— Прага аэропортында совет спортчыларын бик дустанә каршы алдылар. Биредә минем күптәнге дусларым бар иде. Мәсәлән, дөнья чемпионы Бланка Павлу. Без аның белән бергә Югославиядә, Швециядә, Финляндиядә һәм башка илләрдә халыкара ярышларда ярыштык. Универсиада Шпиндлерув-Млин курорт шәһәрчегендә узды. Биредә дөньяның егерме ике иленнән вәкил катнашты, ачылу тантанасыннан соң 5 километрга ярышлар үтте. Миңа Чехословакиянең атаклы спортчылары белән ярышырга туры киләчәге билгеле булды. Ничек кенә тырышсам да, Бланка Павлу белән Дана Паличкованы куып җитә алмадым. Шуңа күрә миңа “бронза” белән канәгатьләнергә туры килде. Икенче көнне 3х5 километр эстафета иде. Минем белән Ярославльдән Мария Арзяева, Владимирдан Галина Худушина йөгерде. Без икенче урынга чыктык. Чехословакия һәм Финляндия кызлары беренче һәм өченче булды. Өченче көнне 10 километр дистанциягә узыштык. Ул иң авыры һәм җаваплысы. Шулай да мин үземне ышанычлы хис иттем. Һәм старттан соң бернинди каршылыкларга да очрамадым. Финишка кадәр 800 метр калгач, мине инде берәү дә куып җитмәячәген аңладым. Шулай булды да: мин алтын медаль алдым. Көмеш медаль безнең чаңгычыбыз Мария Арзяевада иде.
Мондый чиктән тыш авыр ярышлардан соң, әлбәттә, бераз ял итсәң дә булыр иде. Әмма тырыш, максатчан спортчылар бик тынгысыз була. Зәлия — шундыйларның берсе, ул булачак ярышларга ныклап әзерләнә. Чөнки аларның күпчелеге аңа уңышлар, шатлык, елмаюлар алып килә бит. Мин аның фатирында берничә тапкыр булдым. Бер бүлмәсе музейны хәтерләтә. Биредә йөзләгән тарихи фоторәсем, бәллүр кубоклар, вазалар, дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары — ни генә юк! Ә медальләр күпме! Алтыннары гына 20дән артык, 17 көмеш, 10нан артык бронза медаль. Мин монда үз гомеремдә беренче тапкыр бик кыйммәтле “Халыкара класслы спорт мастеры” билгесен кулыма алып карадым. Ул — велосипед буенча СССР спорт мастеры, Луганск шәһәрендә СССР чемпионатында югары исем яулаган икән. Җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат. Бер нәфис хатын-кыз өчен мондый йөк авыррак түгелме икән?! Әйе, әйтергә генә җиңел. Бер үк кеше спорт белән бик тырышып шөгыльләнә һәм баш әйләнерлек уңышларга ирешә. Моның өчен сабырлык, ихтыяр көче, әлбәттә, зур физик чыныгу кирәк. Ә максат бер — бары алга гына! Үзенең спорт карьерасында Зәлия Имаметдин кызына ничә километр юл үтәргә туры килде икән?! Әмма ул үҗәт, тырышлыгы белән үз максатына ирешә. Кайда гына ярышларда катнашырга туры килми аңа. Швейцариядә, ГДРда, Польшада, Норвегиядә, Италиядә — барлыгы 13 илдә була. Якташыбыз Олимпия уеннарында Галина Кулакова, Раиса Сметанина кебек танылган чаңгычылар белән чыгыш ясарга әзерләнә. Бу дөньякүләм танылган исемнәр совет спорты тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Зәлия Насрыева үз казанышлары белән бөтен дөньяга яңгырый башлагач, аны Мәскәү, Казан, Уфа, Зеленоград һәм башка шәһәрләргә эшкә чакыралар. Тик озак еллар Чиләбедә яшәп, коллективына, остазларына, туганнарына, дусларына ияләшкәнгә, ул аларны берничек тә ташлап китә алмый. Әлбәттә, беренче тренеры Валентина Плотниковага да хыянәт итә алмый. Беренче тренеры шәкерте турында менә ничек җылы итеп искә ала:
— Зәлия — яшь чактан максатчан, үҗәт спортчы. РСФСР халыклары спартакиадасы алдыннан бер очрак искә төшә. Спартакиадага эләгү өчен алда торган зур ярышларда утызынчыдан да түбәнрәк урын яуларга ярамый. Ярыш алдыннан Зәлия Насрыева үзен начар хис итте. Шуңа күрә без аңа өйдә дәваланырга киңәш иттек. Ул безнең киңәшкә колак салды, дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Ул авырса да, 5 чакрымлы трасса аңа буйсынды. Ә аның командасы кызлары моңа шикләнмәде дә. Чөнки Зәлиянең холкын алар күптән белә.
Мондый үҗәтлек, үз дигәнендә нык торучанлык аңа балачактан ук килә. Мәктәптә үткән чаңгы ярышларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Ул үз көченә һәм мөмкинлекләренә ышана. Максатчанлык, үҗәтлек аны гомер буе озата бара. Кунаккол мәктәбенең элекке физкультура укытучысы, педагогик хезмәт ветераны, 87 яшьлек Вәсил Шәйхетдинов бу хакта бүген дә искә ала:
— Зәлия Насрыева мәктәптә укыганда бик хәрәкәтчән, тырыш, максатчан иде. Спорт белән тырышып шөгыльләнде. Чаңгы буенча мәктәп ярышларында барлык кызларны да уза иде. Район ярышларында чыгыш ясарга җыенганда, командабызга кыска буйлы кызлар гына җыелды. Ә башка командаларда — озыннар. Карыйм, финишка беренче булып йөзендә елмаю белән Насрыева килеп җитте. Башта хәтта үз күзләремә ышанмадым. Эш буйда түгел икән.
Зәлия Имаметдин кызы — хәзер үзе тренер. Менә инде 30 елдан артык Чиләбе дәүләт университетында өлкән укытучы булып эшли. Бу елларда ул берничә спорт мастеры, уннарча спорт мастерлыгына кандидат, илледән артык беренче разрядлы спортчы әзерләгән. Ә үз вакытында ул СССР халыклары спартакиадаларында катнашкан. Зәлия Насрыева үзенең дусты Нурания Лотфуллина белән Советлар Союзының иң яхшы хатын-кыз спортчылары унлыгында иде. Ул укытучы гына түгел, ә университет, район, шәһәр, зона ярышларында үзе дә катнаша. Спорт ветераннары белән Уфа, Екатеринбург шәһәрләрендә чаңгы ярышларында, шулай ук югары уку йортлары укытучылары арасында Русия чемпионатларында берничә тапкыр катнашып, беренче урыннар яулаган. Зәлия Имаметдин кызы җәмәгать эшләрен башкарырга да вакыт таба. Чиләбе шәһәре Ветераннар советының спорт буенча рәисе буларак, ул ел саен район һәм университетның спорт ярышларын оештыра. Әлбәттә, үзе дә катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Бүген Зәлия Насрыева-Матина Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе.
Күпләр Зәлия Имаметдин кызын тыйнак, тәртипле, хезмәт сөючән, ярдәмчел кеше буларак белә. Әлбәттә, беренче чиратта, ул башкалар турында кайгырта. Соңгы кисәк икмәге белән бүлешәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган кемнәргә генә булышмады ул?! Ике баласын берүзе тәрбияләп үстерде, аякка бастырды, тиешле белем бирде. Оныкларына да булыша. Аның бакчасы да бар, анда үзе машинада бара. Ә җәен ел саен оныклары белән кече ватанына — Башкортстанга кайта, анда туган җиренең матурлыгы белән ләззәтләнеп, шулай ук онытылмас үсмер елларын искә алып, рәхәтләнеп ял итә.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
Фатих Кәрим һәм Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.