+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
18 декабрь 2021, 08:59

Уфада «Халыкара көрәш сәнгате форумы» уза

17 декабрьдә Башкортстан башкаласында «XVII халыкара көрәш сәнгате форумы» мультиспорт проекты старт алды.

Уфада «Халыкара көрәш сәнгате форумы» узаУфада «Халыкара көрәш сәнгате форумы» уза
Уфада «Халыкара көрәш сәнгате форумы» уза
Быел «Халыкара көрәш сәнгате форумы» проекты Башкортстаның "Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды" конкурсында җиңүче булды һәм бу чараны үткәрү өчен Башкортстан Башлыгы гранты алды.

Чараны оештыручылар: Русия спорт министрлыгы, Русия көрәш сәнгате берлеге, Башкортстан спорт министрлыгы.

Форумда Русиянең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән 2000нән артык спортчы – төрле көрәш мәктәпләре вәкилләре катнашачак.

Бер үк вакытта Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә 14 мәйданчыкта ярышлар, фестиваль программалары, күрсәтмә чыгышлар, көрәш сәнгатенең 15 иң популяр төре, спорт, көнчыгыш һәм милли көрәш буенча мастер-класслар һәм семинарлар узачак.

18 декабрьдә 18:00 сәгатьтә билбау көрәше буенча "Дөнья кубогы"н ачу тантанасы узачак һәм төрле көрәш төрләре буенча гала-финал программасы узачак. Проектның кульминациясе 19 декабрьдә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән титуллы сугышчылар катнашлыгында «ICLAS-MA» Халыкара көрәш лигасының гран-при узачак.

Барлык төп чаралар да онлайн-режимда трансляцияләнә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас