

Совет әгъзалары алдында видеосәламләү сүзе белән Русия тышкы эшләр министры, илнең Ишкәкле слалом федерациясе Попечительләр советы рәисе Сергей Лавров чыгыш ясады.
- Башкортстан күптән инде үзенең спорт традицияләре белән дан тота, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен үсеш алган инфраструктурасы бар, - диде ул. - Республика үз спортчылары белән горурлана ала. Башкортстан спортчылары күп кенә дисциплиналар буенча Русия милли җыелма командалары составына керә, даими рәвештә төрле чемпионатларда җиңүчеләр һәм призёрлар булып тора.
Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, 2022 елда Уфада "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында ишкәкле слалом комплексы төзелә башлаячак, ул төбәк башкаласының 450 еллыгына сафка басачак.
Русия спорт министры Олег Матыцин үзенең видеомөрәҗәгатендә ассызыклаганча, Башкортстан җитәкчелеге спортны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирә. Бу өлкәдә күпсанлы проектлар гамәлгә ашырыла.
Радий Хәбиров Сергей Лавров һәм Олег Матыцинга төбәкне югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Республика җитәкчесе үз чыгышында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренә тукталды.
Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада иң яхшы белгечләргә - спортчыларга, тренерларга, журналистларга тапшырыла торган бүләк кирәк, шуңа да ул Башкортстанның Милли спорт премиясен гамәлгә кую башлангычы белән чыкты.
Фото: glavarb.ru