Мәгълүм булуынча, Башкортстан билбау көрәше буенча спортчылары белән дан тота. Чакмагыш районы бу өлкәдә аерылып тора. Анда бик күп Русия, Европа һәм дөнья чемпионнары тәрбияләнгән. Әлбәттә, монда спорт, тренерлык юлын Чакмагыш районында башлаган, әлеге вакытта Русиянең билбау көрәше буенча баш тренеры булган Рөстәм Зиякаевның өлеше зур. Әле ул янә тагын бер чемпионны үстерде – Чакмагыш егете Артур Зарипов 19 яшенә үк күп уңышларга иреште. Бүген ул республика, Русия ярышлары җиңүчесе генә түгел, дөнья чемпионы. Сезгә аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Артур, көрәш яшьләр арасында бик популяр да түгел. Ни өчен син нәкъ шушы спорт төрен сайладың?
– Әтием яшь чагында көрәш белән шөгыльләнгән, аның яулаган уңышлары илһамландырды һәм мин дә үземне сынап карарга булдым. Әтием һәрвакыт кешеләрне үзенең җаваплылыгы белән сокландыра, үзендә бу сыйфатны тәрбияләргә аңа спорт ярдәм иткән.
Икенчедән, тренерым яхшы – Рөстәм Илһам улы Зиякаев күп ярышларда җиңүче, районыбызда, республикада, илдә дан казанган кеше. Нәкъ менә ул мине көрәшергә, авырлыкларга карамастан, җиңүгә омтылырга өйрәтте.
– Артур, синең спорт юлың җиңүләрдән башланмаган. Беренче ярышларың исеңдәме? Бу авырлыкларны ничек җиңеп чыктың?
– Дөресен генә әйткәндә, беренче ярышларны хәтерләмим дә. Чыннан да, башта бик авыр булды, берничә иптәшемә дә отылганым булды. Әмма һәрвакыт үземә ышандым, көн дә диярлек тренировкаларга йөрдем. Спортта уңышларга ирешәсең килсә, спорт залында яшәргә, күңел биреп шөгыльләнергә кирәк. Башта район, республика ярышларында катнаштым. Беренче елларда җиңел булмаса да, җиңүгә ирешә алдым. Арытаба Русия ярышларында җиңүләр яуладым, Русия җыелма командасына эләктем. Бүген мин дөнья дәрәҗәсендә узган ярышларда катнашам һәм җиңүләр яулыйм.
– Син инде берничә ел рәттән дөнья чемпионатында катнашасың. Бу ярышлар турында да сөйләп үтсәң иде.
– 2019 елда көрәш буенча дөнья чемпионатында катнаштым һәм шул ук елны беренче урынны алдым. Кызганычка каршы, 2020 елда коронавирус инфекциясе аркасында ярышлар булмады. Ә быел Рязань шәһәрендә сайлап алу этабын узып, дөнья беренчелегенә юллама яуладым. Анда мин икенче урын алдым һәм Русиянең спорт мастеры нормативын үтәдем. Көндәшләр бик көчле иде, беренче әйләнештә үк Үзбәкстан көрәшчесе белән очраштык, җиңдем. Арытаба Казахстан, Кыргызстан спортчыларын оттым. Кызганычка каршы, финалда Русия спортчысына отылдым.
Гомумән алганда, ел минем өчен уңышлы булды. 17-19 декабрьдә Уфада узган дөнья кубогында да катнаштым. Ярышлар Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды. Анда 25 илдән 200дән артык спортчы катнашты. Янә икенче урын алдым.
Киләсе елга үземә шундый бурыч куйдым – барлык ярышларда да тик беренче урын яуларга!
– Артур, әлбәттә, бу уңышларга ирешергә туганнарыңның, дусларыңның хуплавы ярдәм иткәндер.
– Әлбәттә! Беренчедән, тренерыма рәхмәт. Минем бүгенге уңышларым – аның да хезмәт нәтиҗәсе. Икенчедән, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәм, аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшим.
– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт! Алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.
Ример НАСРЕТДИНОВ әңгәмәләште.