Старт алдыннан спорт сөючеләр кәгазь битенә үзләренең теләкләрен язып, аны күкрәкләренә ябыштырды һәм 2022 метр араны йөгереп үттеләр. Шулай итеп, алар теләкләрен тормышка ашыру, вәгъдәләрен үтәү өчен бер зур адым ясадылар. Гомумән алганда, республика буйлап оештырылган бу чараның максаты – вакыт та, тизлек тә түгел. Анда катнашучылар финишка түгел, үзләренең максатларына таба йөгерәләр. Ә бу көне нинди генә теләкләр юк иде: марафон йөгерү, фатир, автомобиль сатып алу, диңгезгә ял итәргә бару, йорт салу, һөнәри өлкәдә уңышларга ирешү, өйләнү һәм башкалар.
Чарада катнашучыларның күпләре гаиләләре белән килде. Шулай, “Ростелеком” җәмгыятендә эшләүче Юрий Кирилловны районда белмәгән кеше юктыр. Җиңел атлектика буенча узган барлык чараларда актив катнашып, югары уңышларга ирешә. Быел “Вәгъдәләр йөгерешенә” ул үзенең 6нчы сыйныфта укучы улын да алып килде. 2022 метр араны Максим лаеклы үтте һәм үзенең максатына зур адым ясады. Әйткәндәй, “Ростелеком”да эшләүчеләр активлыклары белән аерылып тора. Спорт белән бик дус алар, тәҗрибәле спорт сөючеләр яшьләрне дә үзләре артыннан ияртә һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итә.
Ә Илтирәк авылы - спорт сөючеләр төбәге, дисәк тә ялгыш булмас. Катнашучылар билгеләвенчә, спортка сөю аларда мәктәп елларыннан тәрбияләнгән. Моның өчен алар укытучыларына бик рәхмәтле. Менә бу юлы да илтирәклеләр сынатмады. Шулай, Владимир Алешин финишка, гадәттәгечә, беренче килде. Ул җиңел атлетика буенча байтак ярышларда уңышлы чыгыш ясый, шуңа ике километр араны ул бер тында үтте һәм яңа максатына беренче адымын ясады. Асабиннар гаиләсе дә районда узган барлык спорт чараларында катнашып, зур уңышларга ирешә һәм республика дәрәҗәсендә дә Кырмыскалы данын күтәрә. Екатерина һәм Петр балаларына спортка сөюне бәләкәйдән тәрбияләгәннәр, үзләре дә вакытында район дәрәҗәсендә мәктәп данын яклап чыгыш ясаганнар. Бүген инде кызлары Алена урындагы мәктәптә физик культура укыта. Уллары Артем колледж студенты. Читтә укып йөрүенә карамастан, район ярашышларында да актив катнашып бара.
Филарет Вахитов - Эльбруска күтәрелгән һәм Европа континентындагы иң югары ноктага Кырмыскалы флагын кадаган кеше. Барлык спорт чараларында да ул хатыны белән катнаша. Чарада катнашучыларның тагын берсе – Урал авылында яшәүче танылган сурдлимпия чемпионы Миңнегали Абдуллин бу араны скандинавча йөреш белән үтте. Әйткәндәй, аның Кыш Бабай киемендә килүе бу чарага бәйрәм кәефе өстәде. Старт алдыннан да, фиништан соң да Яңа елның төп герое белән фотога төшүчеләр бихисап булды.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да медальләр белән бүләкләнде. Иң мөһиме - бу чара һәркемгә көч-дәрт бүләк итте, анда катнашучылар алларына максатар куеп, аларны агымдагы елда тормышка ашыру өчен барлык көчен салырга әзер булуларын күрсәтте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.